Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә юлларында "Көзге каникуллар" операциясе башлана

"Уку елы яңа гына башланган кебек иде. Инде менә беренче чирек тә тәмамланып килә. Укучылар да тиздән каникулга чыгачак. Шушы уңайдан республика юлларында 28 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр "Көзге каникуллар" операциясе башланып китә. Быелның 9 ае эчендә балалар катнашында 473 юл һәлакәте теркәлгән. Иң кызганычы - аларда 11 бала үлгән....

"Уку елы яңа гына башланган кебек иде. Инде менә беренче чирек тә тәмамланып килә. Укучылар да тиздән каникулга чыгачак. Шушы уңайдан республика юлларында 28 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр "Көзге каникуллар" операциясе башланып китә. Быелның 9 ае эчендә балалар катнашында 473 юл һәлакәте теркәлгән. Иң кызганычы - аларда 11 бала үлгән. Узган ел белән чагыштырганда һәлакәтләр саны 44 кә артык булса, тән җәрәхәте алучылар 47 гә артыграк. Үлүчеләр саны былтыргыдан ким булуы гына күңелгә бераз җылы өсти", - дип хәбәр итә ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рамил Гәрәев.

Операция кысаларында ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре, участок вәкилләре мәгариф бүлеге белән берлектә мәктәпләрдә әти - әниләр һәм укучылар катнашында төрле профилактик чаралар уздырачак. Аларның төп максаты - балалар травматизмын киметү һәм киемдә яктылык кайтаргыч элементлар булуга игътибарны арттыру. Шулай ук юлларда балаларның махсус утыргыч белән йөрүләре, куркынычсызлык каешларын куеп йөрүне тикшерү максатыннан рейдлар да узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев