Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә юлларында һәлакәтләр саны арткан

Бәйрәм атналары да узып китте. Кары да яуды, бураны да булды. Аяк астын җебетеп тә алды, бозлавык ясап катырып та куйды. Шуңа да юлларда һәлакәтләр саны артып китте. Атна барышында безнең районда гына да 5 вак юл һәлакәте теркәлгән. Аллага шөкер, зыян күрүчеләр юк. Документларын "өйдә онытып калдырган" өчен биш...

Бәйрәм атналары да узып китте. Кары да яуды, бураны да булды. Аяк астын җебетеп тә алды, бозлавык ясап катырып та куйды. Шуңа да юлларда һәлакәтләр саны артып китте. Атна барышында безнең районда гына да 5 вак юл һәлакәте теркәлгән. Аллага шөкер, зыян күрүчеләр юк. Документларын "өйдә онытып калдырган" өчен биш машина йөртүчегә протоколлар төзелгән. Куркынычсызлык каешын такмаган өчен -3, балаларны махсус утыргычта йөртмәгән өчен -1, номерлары пычрак булган өчен - 2, страховкасы булмаган - 2 машина йөртүче дә административ җаваплылыкка тартылган. Юл һәлакәте булган урынны ташлап киткән өчен бер машина йөртүче бер елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән. Шул ук вакытта 22 җәяүлегә дә протоколлар төзелгән. Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рифат Нурмехәмәтов машина йөртүчеләргә юлда игътибарлырак булуларын сорап кисәтә. "Һава шартларының уңай булмавы, юллардагы бозлавык юл һаләкәтләре килеп чыгуына этәргеч булып тора. Сак булыгыз!", - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев