Әтнә таңы

Әтнә юлларында тәртипме

ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рифат Нурмехәмәтовтан алынган мәгълүматларга караганда, узган атна барышында районда 3 вак юл һаләкәте теркәлгән. Аллага шөкер, аларда зыян күрүчеләр юк. Җәяүлегә юл бирмәгән 1, куркынычсызлык каешын такмаган 15, баланы махсус утыргычсыз йөрткән өчен - 1, тротуарга машинасын куйган өчен -1, туктарга ярамаган билге янына туктаган өчен -3,...

ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рифат Нурмехәмәтовтан алынган мәгълүматларга караганда, узган атна барышында районда 3 вак юл һаләкәте теркәлгән. Аллага шөкер, аларда зыян күрүчеләр юк. Җәяүлегә юл бирмәгән 1, куркынычсызлык каешын такмаган 15, баланы махсус утыргычсыз йөрткән өчен - 1, тротуарга машинасын куйган өчен -1, туктарга ярамаган билге янына туктаган өчен -3, номерлары пычрак булган 10, страховкасыз -3, руль артында телефоннан сөйләшеп барган өчен - 1 машина йөртүчегә административ протоколлар төзелгән. Телефон димәктән, руль артында телефоннан сөйләшергә яратучыларга штраф бәясенең мең ярым икәнен исләренә төшереп узасы килә. Район юлларында андыйлар еш күзгә чалына. "Яктылык кайтаргыч элементларсыз йөрүче бер җәяүле генә административ җәзага тартылса да, шуны искәртеп узасы килә - тиздән көз айлары, яңгырлы, томанлы төннәр башлана. Юлларда йөргәндә киемдә әлеге элементлар булырга тиешлеген онытмасыннар иде. Бу иң беренче чиратта һәр кешенең үзе өчен кирәк," - ди ЮХИДИ җитәкчесе. Руль артына исерткеч эчемлекләр кулланып утыручылар да юк түгел. Берәү әле йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш аракы эчеп машина йөртергә дә курыкмаган. Нәтиҗәсе - 10 тәүлеккә арест. Тагын берсе шул ук йөртү хокукы биргән таныклыгы булмаган килеш руль артына утырган өчен 3 тәүлек ял итәчәк. Ә инде "салган" килеш машина йөрткән райондашыбызның эше судка җибәрелгән.

Штрафлар буенча тагын бер кат искәртеп узасы килә. Аны вакытында белү һәм түләү өчен ЮХИДИ бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин дип язган идек инде. Иренмәгез, килегез. Бу вакытны да , акчаны да янга калдырырга ярдәм итәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: