Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә юлында сак булыгыз

Ашыт буена җитүгә бер-бер артлы тезелеп киткән төрле юл билгеләре каршы ала. Арада "Животные на дороге" дигәне бигрәк тә мөһим. Дөрестән дә, "Ашыт" сакланышы төзелгәч, биредә кошлар гына түгел, ерткычлар, җәнлекләр үзләрен бик иркен хис итәләр. Төнлә дә юл аркылы чыгып барган пошига тап булучылар бар. Үзем дә каршыга кинәт...

Ашыт буена җитүгә бер-бер артлы тезелеп киткән төрле юл билгеләре каршы ала. Арада "Животные на дороге" дигәне бигрәк тә мөһим. Дөрестән дә, "Ашыт" сакланышы төзелгәч, биредә кошлар гына түгел, ерткычлар, җәнлекләр үзләрен бик иркен хис итәләр. Төнлә дә юл аркылы чыгып барган пошига тап булучылар бар. Үзем дә каршыга кинәт килеп чыккан кабан дуңгызына бәрелә яздым. Бездә юлда поши, кабан очрату мөмкинлеге зур. Ә менә АКШның Калифорния штатында юлда бермөгез (единорог) очратканнар. Полиция аны өч сәгать буе эзәрлекләгән һәм ахыр чиктә тоткан. Мифологик җанвар кино төшерүдә катнашкан ясалма мөгезле ишәк булып чыккан. Ә бездә ясалма түгел, юлда чын җәнлекләр очрарга мөмкин. Дөрестән дә, бик сак булырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев