Әтнә ЗАГСы хәбәр итә
2015 елның декабрь аенда 13 бала туган, 10 кеше вафат булган. 5 пар язылышкан, 1 пар аерылышкан. Узган елның декабрендә исә 5 бала туып, 19 кеше бакыйлыкка күчкән булган. 4 пар язылышкан, 5 пар аерылышкан. Ел буенча районыбызда 90 бала туган. Шулардан 1 пар игезәк, 44 малай, 46 кыз.33 бала...
2015 елның декабрь аенда 13 бала туган, 10 кеше вафат булган. 5 пар язылышкан, 1 пар аерылышкан. Узган елның декабрендә исә 5 бала туып, 19 кеше бакыйлыкка күчкән булган. 4 пар язылышкан, 5 пар аерылышкан.
Ел буенча районыбызда 90 бала туган. Шулардан 1 пар игезәк, 44 малай, 46 кыз.33 бала гаиләдә беренче бала булып туган. 41 бала - икенче, 14 бала- өченче, 2 бала гаиләдә дүртенче булган. Барысы 222 кеше якты дөнья белән хушлашкан. Алардан 99 ы ирләр, 123е - хатын - кыз. 75 пар гаилә корган, 17 кеше аерылган.
Узган 2014 ел буена 110 бала туган, 225 кеше үлгән булган. 93 пар язылышкан, 26 пар аерылышкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев