Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә ЗАГСы саннарда

Быел октябрь аенда 9 бала якты дөньяга килгән һәм 19 кешене «мәңгелек йорт»ка озаттык. Шушы ук чорда 6 пар кавышкан, ә 3 пар таркалган. Боларны узган елның октябрь ае саннары белән чагыштырыйк. Бер айда бермә-бер күбрәк - 18 бала туган, кызганычка каршы вафат булучылар да күп - 25 кешене югалтканбыз....

 

 

Быел октябрь аенда 9 бала якты дөньяга килгән һәм 19 кешене "мәңгелек йорт"ка озаттык. Шушы ук чорда 6 пар кавышкан, ә 3 пар таркалган. Боларны узган елның октябрь ае саннары белән чагыштырыйк. Бер айда бермә-бер күбрәк - 18 бала туган, кызганычка каршы вафат булучылар да күп - 25 кешене югалтканбыз. Язылышучылар саны бермә-бер азрак булган - 3 пар гына кавышкан, ә 2 пар аерылышкан.Хәзер елбашыннан бүгенге көнгәчә булган халәткә күз салыйк. Быел ел башыннан 96 бала туып, 187 кеше үлгән. 84 пар кавышкан һәм 18 пар таркалган. Узган елны 115 бала туган, 188 кешене ахирәткә озатканбыз. Шул ук вакытта 89 пар табышкан һәм кавышкан, 19 пар таркалган булган. Районның ЗАГС җитәкчесе Гөлфия Рәхимова әйтмешли, безнең язылышу-аерылышу графасы уңай саннар белән ялтырый, ә туучылар санын арттыру өлкәсендә тырышырга кирәк әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев