Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә журналистлары зират җыештырды

Газетабызның 11 нче сентябрь санында район үзәгендәге зиратларны чистарта башлыйбыз, дип язган идем. Авыл халкы чыкканчы башта оешма хезмәткәрләре чыгасы иде зират җыештырырга, ул хакта да язылган иде "Оятсызлыкның чиге булырга тиеш" дигән мәкаләдә. Әти мәрхүм "Кеше эшләгәнне кем дә яза аны, үзең эшләп кара башта...", дип әйтә торган иде....

Газетабызның 11 нче сентябрь санында район үзәгендәге зиратларны чистарта башлыйбыз, дип язган идем. Авыл халкы чыкканчы башта оешма хезмәткәрләре чыгасы иде зират җыештырырга, ул хакта да язылган иде "Оятсызлыкның чиге булырга тиеш" дигән мәкаләдә.

Әти мәрхүм "Кеше эшләгәнне кем дә яза аны, үзең эшләп кара башта...", дип әйтә торган иде. Аллага шөкер, эшләп үстек, күрмәгәнне язганым юк. Бу юлы да зиратта күргәннәрне язмый булмый, чөнки "Авыл халкын чыгаралар бу юлы... дип язган идең, тагын оешмаларга калды", дип әйтүчеләр булды. "Оешмалар эшләгәч, анда авыл халкына эш калмый инде", дип тә өстәделәр. Газетада язылган мәкаләне тулысынча укымаганызга, ишетеп кенә сөйләгәнегезгә инанып киләбез.

Бу юлы сүзем эш калмый дип борчылучыларга. Сезне тыңлагач, үзем дә икеләнеп куйган идем, чыннан да атна буе оешма хезмәткәрләре эшләгәч, чистарып бетә торгандыр дигән уй да килде. Тик зиратка аяк баскач, онытылды. Чөнки джунглидан ким түгел зират, икесе дә шул хәлдәдер дип уйлыйм, без элеккеге СМУ каршындагы зиратны җыештырдык. Һәр оешмага җир бүленгән, үз җаең белән эшлисе. Тырмалап, чүп-чар җыюдыр, дип кенә уйласагыз ялгышасыз, балта, пычкы, көрәксез монда кереп тә торасы юк, әле алар белән дә чытырманны җиңә торган түгел, чөнки кеше буе үскән куаклар, ауган агачлар, миннән зур үскән кычыткан, гөлҗимеш куаклары баскан мәңгелек йортны. Бер башыннан икенче башын күрү һич кенә дә мөмкин түгел. Күз курка, кул эшли, дип тикмәгә генә әйтмәгәннәр. Бик тырыша торгач, нәкъ менә шулай эшләмәсәң мондагы хикмәтне җиңә торган түгел, икенче башына барып чыктык зиратның.

Билгеле билгеләнгән урыннан берәү дә бау сузып эшләми, чама чамага туры килми калмас дип уңга да алдык, сулга да, кызып китеп күпләп эшләгән җирләре дә булды. Чыккан бар оешма кешесе дә "Бисмилла"сын әйтеп, догасын укып, шартын китерергә тырышкандыр, тик кабер өсләреннән йөргәнбездер, мәрхүмнәр рәнҗемәсен Чөнки чардуганнар урта өлештә бик юк, анда берәү, монда берәү, ташлары гына утырып тора, 1945 елда куелган ташка да, чардуганы авып ташы өстенә төшкән каберлеккә дә юлыктык. Бик тырышып чаптык, чапканны өемнәргә өеп куйдык. Ә алары бихисап, монысын да зираттан чыгарырга кирәк әле.

- Ике зиратта да эш бара, һәр оешма көченнән килгәнчә тырыша, ферма ягындагы зират электән чистартылып килгәч, ул кадәр үк түгел, чистарак, Ә СМУ каршындагысында чыннан да байтак көч түгәргә туры киләчәк. Оешмалар чабып өеп куйган агачларны совхоз техникалары белән бергәләп түгүне оештырачакбыз, - ди авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Мөхәммәтшин.

Берүк шулай була күрсен, бәлки язын эшләргә җиңелрәк булыр. Зиратта төшергән фотоларны карарга, зиратның нинди хәлдә икәнен күзаллау өчен безнең газетабызның төп сайтына күз салыгыз (телефонның камерасы белән генә төшерелде, сыйфаты начар булса ачуланмассыз). Менә шушы хәлдәге зиратны чистартып, тәртип салырга кирәк. Моны башка авылдан килеп берәү дә башкармаячак. Аннан соң читтән алып кайтып күмүчеләр дә барлансын, тиешле хакы да тиешле карары белән алынсын, башка авыл җирлекләрендә шулай бу. Дин әһелләре дә үз сүзләрен әйтеп, кабер урыны да күрсәтелсен.

Исегезгә төшерәм, 19-20 сентябрьдә ферма ягындагы , 26-27 сентябрьдә элеккеге СМУ каршындагы зиратка авыл кешеләре чакырыла. Килегез, монда һәр кешегә эш җитәрлек, ир затлары күбрәк килсә бигрәк яхшы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев