Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә журналистларын район башлыгы котлый

Хөрмәтле Матбугат хезмәткәрләре! Үзебезнең "Әтнә таңы" җурналистлары, районыбыз редакциясе хезмәткәрләре! Сезне Әтнә районы хакимияте исеменнән ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез "Татарстанда матбугат көне" белән котларга рөхсәт итегез. Без барыбыз да газета-журналлар укып үстек, әле дә укыйбыз, соңгы яңалыклар белән безне матбугатта эшләүчеләр таныштыра. Шулай гадәтләнгәнбез, күп вакытта бу хәбәрләр артында журналист...

Хөрмәтле Матбугат хезмәткәрләре!

Үзебезнең "Әтнә таңы" җурналистлары, районыбыз редакциясе хезмәткәрләре!

Сезне Әтнә районы хакимияте исеменнән ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез "Татарстанда матбугат көне" белән котларга рөхсәт итегез.

Без барыбыз да газета-журналлар укып үстек, әле дә укыйбыз, соңгы яңалыклар белән безне матбугатта эшләүчеләр таныштыра. Шулай гадәтләнгәнбез, күп вакытта бу хәбәрләр артында журналист торганын, әлеге хезмәтнең ни дәрәҗәдә җаваплылыгын да уйлап тормыйбыз. Соңгы елларда бу өлкәдә барган җитди структур үзгәрешләрне дә күрмичә калып булмый. Электрон масс-медиа чаралары кызу темплар белән үсә, интернет басмаларның күпсанлы аудиториясе арта. Менә шундый шартларда да районыбыз журналистлары югалып калмыйча, зур тырышлык куеп эшлиләр. Иң сөендергәне, аларның язмаларын районыбыз укучылары гына түгел, республика күләмендә яратып укыйлар, бәхәсләшәләр, фикерләренә колак салалар.

Хөрмәтле журналистлар! Редакция хезмәткәрләре!
Һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйм. Районыбыз халкына хезмәт итүегез, социаль иҗтимагый тормышын яктыртуга, яхшыртуга үзегездән өлеш кертүегез, укучыларыгызга карата хөрмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәтемне җиткерәм. Сезнең һөнәри осталык, тугрылык һәм актив гражданлык позициясе киләчәктә дә журналистика үсешенә, Татарстан халыкларының милли матбугатын һәм мәдәниятен үстерүгә үз өлешен кертер дип ышанам. Сезгә яңадан-яңа иҗат уңышлары, күтәренке рух һәм исәнлек-саулык телим.

Габделәхәт Хәкимов,

Әтнә районы хакимияте башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев