Әтнә таңы

Әтнә журналисты рейдка чыкты

Рейдка чыктык ЮХИДИ бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, узган атна барышында район юлларында чагыштырмача тыныч булган. Махсус утыргычсыз бала йөрткән өчен - 1, куркынычсызлык каешы тагылмаган өчен - 8,страховкасы булмаган өчен - 4, каршы як полосага чыккан өчен - 1,тонировка өчен - 4, номерлары пычрак булып укылмаган өчен -7 машина йөртүче...

Рейдка чыктык

ЮХИДИ бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, узган атна барышында район юлларында чагыштырмача тыныч булган.

Махсус утыргычсыз бала йөрткән өчен - 1, куркынычсызлык каешы тагылмаган өчен - 8,страховкасы булмаган өчен - 4, каршы як полосага чыккан өчен - 1,тонировка өчен - 4, номерлары пычрак булып укылмаган өчен -7 машина йөртүче административ җаваплылыкка тартылган. Шул ук вакытта киемендә яктылык кайтаргыч элементлар булмаган бер җәяүлегә дә протокол төзелгән. 4 вак юл һәлакәте теркәлгән. ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рифат Нурмехәмәтов белән берлектә шимбә көнне узган рейд барышында да юл кагыйдәләрен бозучылар белән очрашырга туры килде. Бу көнне каршы як полосага чыккан өчен ике машина йөртүче туктатылды. Тагын дүрт машина йөртүче куркынычсызлык каешларын такмыйча йөргән өчен штраф түләячәк. Әтнәгә күрше районнан килеп кергән машинга йөртүченең йөртү хокукы биргән таныклыгы бөтенләй дә юк иде. Анысына протокол төзелеп , машинасы штрафстоянкага озатылды. Учетка басылмаган машинада йөрүче дә җавалылыкка тартылды. Штрафларның ярты суммасын гына түләү мөмкинлеге булса да, вакытында түләмәүчеләр дә бар икән әле. Кызганыч, мондыйларга икеләтә күбрәк түләргә туры килә. Әнә шундый ике машина йөртүче тоткарланды, аларның эшләре судка китәчәк. Шуңа да штрафларыгыз булса, берүк вакытында түләргә тырышыгыз. 20 көн эчендә түләгән очракта ярты сумманы гына түләргә кирәклеген онытмагыз. Ә инде штрафларыгыз бармы - юкмы икәнен www.qibdd.ru һәм www.qosusluqi.ru сайтына кереп тикшереп карый аласыз. Әтнә ЮХИДИ бүлегенә мөрәҗәгать итеп, электрон почтагызга яки телефон номерыгызга хәбәр булып килә торган итеп тә эшләргә мөмкин.Үзегез белән машинаның теркәлү таныклыгы һәм ИНН копияләрен алып килергә генә онытмагыз.

.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: