Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә журналисты Саратовтан кайтты- фоторепортаж

Җомга көнне Арча-Әтнә хәрби комиссариаты (хәзер бүлекчә түгел инде) белән 8 кешедән торган делегация Саратов өлкәсендә урнашкан 71432 нче хәрби частька бардык. Бу - әлеге частька җиденче тапкыр бару иде. Заманында һәр район бер хәрби частька шефлык итәргә тиеш булган. Күпләр бу шефлык итү турында оныткан инде, ә безнекеләр матур...

Җомга көнне Арча-Әтнә хәрби комиссариаты (хәзер бүлекчә түгел инде) белән 8 кешедән торган делегация Саратов өлкәсендә урнашкан 71432 нче хәрби частька бардык. Бу - әлеге частька җиденче тапкыр бару иде.

Заманында һәр район бер хәрби частька шефлык итәргә тиеш булган. Күпләр бу шефлык итү турында оныткан инде, ә безнекеләр матур гадәткә әйләндереп, елга ике тапкыр үзебезнең егетләрнең хәлләрен белеп, җыеп сөйләшеп, бәйрәм ясап, сыйлап кайталар. Бу юлы да шулай булды: частька - телевизор бүләк итеп, часть командиры Владислав Анатольевич Тишин белән аның тәрбия эше буенча урынбасары Павел Романович Волковка түбәтәй кидереп, солдатларны 10 кило чәкчәк белән сыйлап кайттык.

Артист егетләребез Рәсим белән Дамир үзләре генә җырлап калмыйча, солдатларны да җырлаттылар. Чын ял булды бу, соңыннан В.А. Тишин Рәсимнең кулын кысып рәхмәт тә әйтте әле. Егетләребезнең шатлыклы йөзләрен күргәч, 10 сәгать барып, 10 сәгать кайту да, ару да онытылды.

Әлегә фотоларының бер өлешен карый торыгыз, тулырак итеп соңрак язармын.

Сүрия МИНГАТИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев