Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә журналисты төньяк боланнарын күреп кайтты

Елның ахыры һәм баштагы ункөнлеге әкияти дөнья белән бәйле кебек. Күңел ничә яшьтә булса да, могҗиза көтә. Менә шундый могҗизаларга бай калада булып кайттым әле мин. Күз алдына китерергә тырышыгыз, мин сурәтләп карыйм. ...Шәһәр урамы, ерактан балкып, җем-җем итеп троллейбус килә. Сокланып карап китерәсең һәм авызыңңы ачкан көйгә, чөнки Кар...

Елның ахыры һәм баштагы ункөнлеге әкияти дөнья белән бәйле кебек. Күңел ничә яшьтә булса да, могҗиза көтә. Менә шундый могҗизаларга бай калада булып кайттым әле мин. Күз алдына китерергә тырышыгыз, мин сурәтләп карыйм.

...Шәһәр урамы, ерактан балкып, җем-җем итеп троллейбус килә.

Сокланып карап китерәсең һәм авызыңңы ачкан көйгә, чөнки Кар кызы каршы ала, эчкә үтәсең, әкият дөньясы, Кыш бабай- йөртүчесе! Кузгалып китәсең. Төшкәнче үзгә дөньяда йөреп торасың! Төшеп калгач, ямансу булып китә...

монысы да бер мәлгә генә, чөнки шәһәрнең һәр почмагы әкияткә төренгән, бизәлгән, бу чыршы бизәп кую гына түгел, мәгънә салынган. Төнге шәһәр-әкият дөньясы, карап туйгысыз, шуңадыр 26 градус салкында да олысы да кечесе дә урамда иде.

Әлмәт шәһәре турында сөйлим. Шугалагы бар, чыршысы балкып утыра, күчмә театр эшләп тора, тагын да гаҗәпләндергәне: төньяк боланнары балаларны утыртып йөри. Халык сөйләп бетерә алмый: "Безнең район башлыгы Айрат Хәйруллин шәһәрне бизәргә Мәскәү аниматорларын чакыртып, яшәеш болай да авыр, халыкка әкият ясагыз, дип әйткән, боланнар сатып алып, үзебездә зоопарк булдырды...карагыз инде матурлыкларын..."

Сөйләп карап туялмыйлар, урамнан кайтып керә алмыйлар...

Озын сүзнең кыскасы, бар да искиткеч, үзегез дә карап инанырсыз, ә мин әкият дөньясында йөрткән дусларыма, мондый могҗиза ясаган башлыкка сокланып кайттым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев