Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә үзәк больницасына 132 миллион сумлык ремонт ясалды

Район үзәк больницасын төзекләндергәнне ел дәвамында күзәттек. "Ах", "ух" килдек, кыенлыкларына да түздек. Күзгә күренә башлагач, "Бигрәк матур була", дип сокландык. Әле бу тышкы күренеше хакында, ә эче... Ә эчке ягы тагын да матуррак. Яңа яңа инде, Һәр катның үз төсе, төсләр буенча да нинди бүлек икәнлеген аерып була. Берсендә...

Район үзәк больницасын төзекләндергәнне ел дәвамында күзәттек. "Ах", "ух" килдек, кыенлыкларына да түздек. Күзгә күренә башлагач, "Бигрәк матур була", дип сокландык. Әле бу тышкы күренеше хакында, ә эче...

Ә эчке ягы тагын да матуррак. Яңа яңа инде, Һәр катның үз төсе, төсләр буенча да нинди бүлек икәнлеген аерып була. Берсендә күзгә бәрә торган төс - зәңгәрсу, икенчесендә - кишер төсе, өченчесендә - куе яшел төс, аралаш... Матурлыктан бигрәк уңайлыкларына искитмәле. Иң ошаганы һәм иң уңайлысы - бала тудыру бүлеге. Бу бүлекне караганда баш табиб Азат Харис улы да:" Мондагы уңайлыкларны күргәч, үзең дә бала алып кайтырга уйламагаең әле...", - дип әйтеп куйды. Шаяру шаяру белән, ә шартлар нәкъ шәһәр җирендәге кебек, кайберләренекеннән артыграк та, уңайлырак та. Ремонтка кадәр, сабый алып чыкканда каян керергә белми тилмергән әти-әниләрне күреп, "Моны башкача да эшләп булгандыр инде", дип уйлаган вакытлар күп булды. Төзекләндергәндә менә шул хакта уйлаганнар, керү юлы аерым. Сабыйны алырга килүчеләр аерым ишектән керәчәкләр, көтеп тору урыны бар, кечкенә бәйрәм ясау мөмкинлеге дә юк түгел, урын иркен. Берәү дә комачауламый, берәүгә дә комачауламыйлар. Бәби табарга килгән хатын-кыз өчен дә тулы мөмкинлекләр бар: керә, чишенә, әйберләрен куеп калдыра, кирәк булса, юыну-чистарыну бүлмәсе, табиб карый торганы бар; аннан соң бала тудыру бүлмәсенә керә. Бүлмәләр күп һәм һәркайсы уңайлы. Һәр палатаның үз юыну бүлмәсе бар... Буш тормасын, игелеген күрсеннәр, дип чыктым.

Хәтерләсәгез бокслар бар иде, йогышлы авыруларны шунда салалар иде элек, анысын да эзләп азапланып бетә идек. Менә шул инфекцион бүлекне дә аерым ишекле, урамнан туры керә торган итеп эшләгәннәр. Үз бүлмәләре булган кечкенә генә аерым дәвалау бүлеге: юыну бүлмәсе, бәдрәфе - палата эчендә. Гадәттә санаторийларда шундый уңайлыклар була. Мондый уңайлыклар саный китсәң һәр катта бар. Розетка тишекләренә кадәр уйланган, кәрәзле телефоннар өчен дә исәпләнгән. Ишекләр аерым сокландыра, алар күп һәм килде- китте генә түгел, тимер ишекләр, һәркайсы кеше артыннан ныклап ябылып кала.

Хирургия дә икегә бүленгән. Үлекле яраларны бәйләү бүлеге аерылган. Кечкенә операция бүлмәсе дә бар. Ветераннар өчен палата тагын да уңайланган. Һәр катка пластик тәрәзә куелган. Больница бик җылы. Тышкы яктагы стенасын эшләгәндә 5 см калынлыктагы махсус җылыткыч минвата куялар, шуның өстенә плитә ябыштыралар. "Бик эссе булса да кыен", дип әйтеп куюым булды, "Көйләп була, тәрәзәләр ачыла", дип аңлаттылар. Ә җәен москит челтәрен куячаклар...

Кыскасы, 132 миллион сум акча кертеп ясалган, бар уңайлыклары да булган яңа больница сафка басып килә. Май аенда ремонт эше төгәлләнер, дип көтәләр. Бүлекләргә авырулар күченә башлады инде. Ошый билгеле. Һәм бу төзекләндерү эшләренең барысы да халыкның, безнең сәламәтлегебезне саклауны күздә тота. "Саклап тотканда тагын бер илле елга хезмәт күрсәтәчәк...", - ди баш табиб Азат Харис улы.

Һәм безнең иң авырткан җир: саклый беләбезме булганны? Бик кызганыч, юк. Монысы - безнең халыкның мәнсезлеге. Әле күп вакыт та узмаган, ә стеналарда аяк киеме эзләре күренә. Сызылган, кыршылган урыннар уфтандыра. Тик кенә тора белмибез, ә бит сабый бала түгел, олылар аяк киеме эзе. Табибка күренергә килгәч, тик тора белмәгәннеке. Стенага сөялеп басабыз да, аяк киемен стенага терәп куябыз. Бу бәлки уйланмыйча да эшләнәдер, гадәттер... Ә менә шул гадәттән соңгы эзләрне юып кына ала торган түгел, эзе кала. "Төзекләндерү эшләренә яңача, заманча материаллар кулланылды. Уңай яклары да, кимчелеге дә бар. Стенадагы тапларны бетереп булмый, сәртсәң дә кала алар. Яңабаштан эшләсәң генә. Ә анысы акча... Менә моны онытмыйча, бергәләп сакласак иде. Безгә генә түгел, оныкларга да хезмәт итә алырлык больница булсын иде бу. Һаман һаман дәүләт акча бирмәс, тузса ябарлар да куярлар, андый вакытны күргән кешеләр без. Ничә больница бетте. Күршегә йөри башлагач җиңел түгел. 1976 елларда авыр иде хәлебез, 6 табиб кына бар иде, аннан 9 булдык, 19 га җиттек. Хәзер авыруларга 25 табиб хезмәт күрсәтә. Яңа аппаратуралар кайтартырга җыенабыз. Халыкның моң-зары да таныш безгә, ишетәбез. Җайлашырбыз, алла боерса. Сезнең үтенечләрне дә тыңларбыз, сез дә безне тыңлагыз, пычратмыйк яңаны, бергәләп киләсе буынга әйбәт итеп тапшырыйк...",- дип үтенә баш табиб Азат Гарипов. Шәфкать туташлары да, җыештыручылар да килгән авыруларның аяк-кулларын карап бетерә алмыйлар. Аяк-кулларга хуҗа булырга, куелган хезмәтне хөрмәт итәргә өйрәник , арыйсыз икән утырып торырга утыргычлар бар. "Безнең өчен яңартылган дип уйлый торганнардыр бәлки больницаны, югыйсә халык өчен тырышабыз...", - дип үпкәлисе килә табибларның да Нәтиҗә ясыйк һәрберебез, үз-үзебезне тотышыбызны үзгәртик, җәмәгать. Күпме генә геройлансак та, зарлансак та, сүксәк тә, ахыр чиктә шушында килеп егыласыбызны онытмыйк, дәвалыйлар бит әле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев