Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә Үзәк больницасына барыгыз

Роспотребнадзор хәбәр итүенчә, Татарстанда грипп белән авыручыларның берсе дә вакцинация ясатмаган. Республикада 11-17 гыйнвар көннәрне кискен респиратор вируслы инфекцияле 12 мең 802 очрак теркәлгән. Шул исәптән өч А грипплы (Н1N1) теркәлгән. Кызганычка каршы берсе дә гриппка каршы прививка ясатмаган булган. Узган атнада 2 кеше грипп белән авырган. 2015 елны гриппка...

Роспотребнадзор хәбәр итүенчә, Татарстанда грипп белән авыручыларның берсе дә вакцинация ясатмаган.

Республикада 11-17 гыйнвар көннәрне кискен респиратор вируслы инфекцияле 12 мең 802 очрак теркәлгән. Шул исәптән өч А грипплы (Н1N1) теркәлгән. Кызганычка каршы берсе дә гриппка каршы прививка ясатмаган булган. Узган атнада 2 кеше грипп белән авырган. 2015 елны гриппка каршы 1 миллион 39 мең 640 татарстанлыга прививка ясалган иде.

Гриппның беренче билгеләре сизелүгә үк кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез. "Грипп соңыннан төрле кыенлыклар тудырырга мөмкин. Үзлегеңнән дәваланырга ярамый. Сәламәтлектән һәм организм мөмкинлегеннән чыгып, бары табиб кына дөрес дәва билгели ала", - дип саный тармак белгечләре.

Кыскасы, авыру билгеләре сизелүгә үк, Әтнә больницасына барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев