Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә үзәк хастаханәсе: плюслар һәм минуслар

Язганчы озак вакыт уйланып йөрдем, чөнки фикерләр төрле. Берәүләр мактаса, икенчеләр елый-елый сүгә. Бушлай медицина турында да күпме кирәк шулкадәр бәхәсләшеп була. "Даруларның бөтенесен сатып алдык, чират", диючеләр дә адым саен. Сүрия МИНГАТИНА - Бездә ярый әле, менә Казанга барып кара син... - Бардым, язылган сәгатьтә кердем... - Үзебездә әйбәт,...

Язганчы озак вакыт уйланып йөрдем, чөнки фикерләр төрле. Берәүләр мактаса, икенчеләр елый-елый сүгә. Бушлай медицина турында да күпме кирәк шулкадәр бәхәсләшеп була. "Даруларның бөтенесен сатып алдык, чират", диючеләр дә адым саен.
Сүрия МИНГАТИНА
- Бездә ярый әле, менә Казанга барып кара син...
- Бардым, язылган сәгатьтә кердем...
- Үзебездә әйбәт, кызлар, уколны да җайлап кадыйлар, Казанда зур шприцлар бе­лән шыкыр_датып кереп китәләр, без­некеләр кебек хәлеңне дә сорап тормыйлар...
- Бездә дә елдан-ел кысыла, дарулар да уколлар да бар иде, хәзер күбесен сатып алырга кирәк, ул полис дигәннәре бушлай дәваланыр­га ярамагач нигә кирәк? Көндезге бүлеккә бер терапевт билгеләнсә, әллә ничәү бит алар... Үлсәң дә үзең, терелсәң дә...
Ул да түгел бабаен өенә алып китәргә дип килгән өлкән яшьтәге апа әйберләрен җыя башлады, матрасны күтәрүе булды, өелгән мамык. "Менә нинди затсыз бит ул безнең халык, укол кадаткач, шул мамыкны чүп савытына салып була бит, юк, мендәр астына тыгып калдырырга кирәк. Әле дә түзәләр безнең халыкка. Бабай йөрәк белән авырып егылгач, ничәнче мәр­тәбә киләбез инде, көн-төн димиләр, чытыр чабалар, булмаганы шул арада килеп җитә... Сәламәтләнгәч, киңәшен би­реп озаталар, кайткач оны­тыла, тыңлый бе­лә­безмени без..."
Система алганда тың­лап ятам, сәламәтлегең какшап, больницага ки­леп егылсаң, бар сорау­га да җавап табыла. Кем­нең кем икәнен дә, кем­нең ничек эшләгәнен дә беләсең. Үзең авыр хәлдә булып, якыныңның гомере табиб кулына калса, шул табибтан да якын кеше булмый анысы, моның шулай икәнен дә үз башыңа төшкәч кенә аңлыйсың, ул чакта кимчелек эзләнми...
"Халыкның ризасыз­лыгын аңлыйм мин"
Баш табиб белән сөй­лә­шеп, халыкны борчыган сорауларга җавап эзлим: ник үлем күп, киметү өчен ниләр эшләнә? Даруларны ник сатып алабыз? Юл Һә­ла­кәте вакытында "Ашыгыч яр­дәм" машиналары да, ме­дикаментлар да җитәрлек түгел иде," диделәр... Шул "Ник?"ләргә Азат Харис улы Гарипов ачык­тан-ачык җавап бирде.
- Үлүчеләр күбәйгәч, үзебез дә тикшердек, һәм менә шул тикшерү ЗАГС биргән мәгълүматлар белән чагышмады. Үлүчеләрнең кү­бесе пропис­када бездә булып, читтә яшәү­челәр. Акланып әй­тү түгел, шулай да ачык­лык кертеп, сан­нар­ны үзгәртә. 10 айлык күрсәткечләр буенча сүз алып барсак, быел 190 кеше үлгән, былтыр - 188. Йөрәк-кан тамыр­лары авыруларыннан бы­ел пенсия яшендәге 74 кеше вафат булган. Яман шештән былтыр бу вакытка 12 кеше вафат булса, быел - 16. Эшли торган яшьтәгеләр - дүртәү. Юл һәлакәтендә үлүчеләр узган ел юк иде, быел - 6. Иң яшенә - 17 яшь, олырагы - 25 яшьтә. Баш мие кан тамыр­лары белән үлүчеләр дә 80 яшьне узучылар. Инсульттан үлүчеләр саны узган ел 7 булса, быел - 16. Һәр авырту буенча санап була, үлем чынлап та күп. Ник күп? Бу очракта халык безне гаеплидер, янәсе та­библар карамыйлар, ә без авыруларны китертә алмыйбыз. Үз сәламәтлегенә кул селтәмәгәннәр килә билгеле. Ә килмәгәннәре күпме, урамда очратам авылдашларны, "Йөрәгем авыртып тора?" дип киңәш сорыйлар. Тикшеренергә кирәк, дисәм, "Вакыт юк", диләр. Замана ашыгыч, сүз дә юк, тик сәламәтлек иң мөһиме булырга тиеш. Диспансерлаштыру уздырабыз, көтелмәгән авыртулар килеп чыккач, кеше куркып кала. Бигрәк тә онкология куркыта. Аңлатабыз, башлангыч стадия­дә дәваланып, сәламәтләнеп кайтучыларны күр­­сәтәбез. Иң мөһиме, кай­сы авырту килеп чык­са да, тукталмаска, дә­валанырга, табиблар әйт­кәнне үтәргә кирәк. Он­кологик чирләрнең дә төрле стадиясе бар, яман чир чыкты да үлдем түгел, 5 ел, 10 ел, аннан да күбрәк яшәү мөмкинлеге бар. Ходай биргән гомерең бетмәсә, могҗиза да булып куя. Турыдан-туры Казандагы онкологик диспансерлар белән эш­либез, бу да бер бездә ге­нә; чирнең хәзер күп бу­луын истә тотып, быел диспансерлаштыру ва­кытында туры эчәк бе­лән аналык муентыгы яман шешен башланганчы ачыклау өчен, үзгәрәк ана­лиз алып тикшертүне га­­мәлгә керттек, бу да онко­логия үзәге белән сөйләшеп кер­телгән алым һәм нә­ти­җәсен бирә, анализы начар кайтучыларны ча­кыр­тып дәвалый баш­ла­дык. Да­мир Равилевич онкология буенча укып кайт­ты. Ни өчен яман шеш килеп чыга, дип сорыйлар, үзебезне дә борчый бу со­рау, күп чирнең ни­гезен­дә - стресс. Кешенең тор­мышта киләсе кө­не­нә ышанычы кимеде. Бор­чылганда күзәнәкләр га­дәти режимда үсә алмый, стресс аркасында ул бүлтәеп кырыйга чы­га, үсә, нәтиҗәдә шеш барлыкка килә. Соңгы вакытта, тикшерүләрнең файдасы дип әйтәсем килә, яман шеш белән чирләүчеләр кимеде, бер-ике ел эчендә күкрәк яман шешен юк дип әйтеп була, бу да хатын-кызларга мәҗбүри маммография үт­кәрү нәтиҗәсе. Диспансе­ри­за­ция үтүчеләрне генә түгел, кемне кертә алабыз, шуны кертергә тырышканныкы. Башка чир­­ләрне дә башланган ча­гында ачыкларга ты­ры­шабыз, төр­ле акцияләр үткәрүне га­мәл­гә керттек, теләгән кеше кан басымын үлчәтеп чыга ала больницада, мәсәлән, 100 кеше үлчәткән кан басымын, шуның 70 процентыныкы югары, 25 проценты дәвалана башлады; табиблар, шәфкать туташлары оешмаларга чыгып лекцияләр укып, үз сәламәтлегеңне ничек тикшерергә кирәклеген аңлаталар, моның да файдасы бар, яшьләр дә үз сәламәтлекләренә игътибарлы була башладылар, күренергә ки­лә­ләр; авыртуның барышын күзәтеп, табиблар учетка куялар. Бүгенге көндә больницада 4 участок терапевты эшли, бер терапевт ел әйләнәсендә 1500 кешене карарга тиеш, шуның 500е - диспансерлаштыру үткәннән соң учетка куелганнар. Һәр табибның үз участогы билгеле һәм ул шул үзенә караган авылларда яшәүчеләрне кабул итә. Хәле авыр булганнарны берсе дә бормый билгеле, дәвалаганнан соң, үз табибларына җибәрәләр. Эшнең мондый бүленеше дә җаваплылык өсти. Тик үзебез дә риза булмаган бер читенлек бар: бу терапевтлар стационарга кереп, үзләре җибәргән авыруларны дәвалый алмыйлар. Стационар өчен 1,5 "ставка" билгеләнгән һәм анда терапевт Искәндәр Галиев, кардиолог Ринат Хәкимҗанов, невролог Илдар Закиров эшли. Шул 1,5 "ставка" янәшәсенә 0,25 "ставка" өстәлә, шул кысада гына көн саен бер терапевт, чиратлашып, үзе стационарга дәваланыр­га җибәргән авыруны карап чыга ала. Көндезге дәваланучылар шунлыктан читтә кала. Шәфкать туташлары авыруны карарга кирәклеген әйткән очракта, табиб кереп карый. Бу "ставкалар" да югарыдан билгеләнә.
Диспансерлаштыру кысаларында быел 2500 кеше тикшерелергә тиеш иде, инде үтеп беттеләр дип әйтсәм дә була
"Юк түгел дарулар, бар. Машиналар да..."
- Даруларның формулярда каралганнары бар. Дүртенче кварталга бик авыр хәлдә керәбез, безнең болай азапланганыбыз булмады, 2-3 айлык запас кала торган иде, ә быел медикаментлар белән тәэмин ителеш аз. Ни өчен дигәндә, план үтәлешен Россия таләпләре буенча икенче төрле тикшерә башладылар, ә алар буенча даруларны планда каралганнан күбрәк тоткан булып чыктык. Берара көндезге дәвалану бүлеген туктатып торырга мәҗбүр булдык. Стандарт дәвалау буенча нәрсә тиеш, бирергә тырышабыз, дару-уколларның үзләре булмаса, алыштыра торганнары бар, ә авырулар сораган, элек куллана алган кыйбатлы уколлар юк, аларны чикләдек. Авыр хәлдәге авырулар, инсульт, инфаркт булган очракта беренчел ярдәм күрсәтәбез, тиешлесен бирәбез, инде авыру артка чигенеп, дәвалауны дәвам итәр өчен кирәк булган өстәмә дарулар, уколларны дәваланучының туганнары ала. Һәм бу вакытлыча күренеш. Ә "Ашыгыч ярдәм" машиналарына килсәк, алар бездә дүртәү, барысы да төзек. Юл һәлакәте вакытында чынлап та сүз күп булды, кайбер газеталарга язып та чыктылар. Аңлыйм, газиз балаң авыр хәлдә булса, кем дә шулай уйлый. Тик, менә шул булган машиналарның дүртесен берьюлы һәлакәт булган җиргә чыгарып җибәреп тә булмый, һәр эшнең үз тәртибе һәм аны без уйлап чыгармаган. Сигнал булуга башта бер машина белән фельдшер китә, авыр хәлдәге авыруы булмаса, табиб та чыга. Әлеге машина урынга барып, хәлне сурәтләп, тагын машина кирәклеген әйтеп фельдшер шалтыраткач кына икенче дежур торган машинаны чакыртабыз. Ул килеп, бензины булмаса, бензин сала, билгеле вакыт үтә. Һәм шул рәвешле калганнары да чакырыла. Шул тәртиптә эшләдек, һәрберсе язылган, чөнки машиналарның һәрберсе югарыдан күзәтү астында эшли, үз белдегебез белән генә берни үзгәртеп булмый. Бер "Ашыгыч ярдәм"дәге медикаментлар да 2-3 авыру өчен генә тутырыла. Һәлакәт урынында өч­тән артык кеше булса, "Ме­дицина катастроф" ча­кыртыла. Бездәге авария ва­кытында 7 кешенең сә­ла­мәтлегенә зыян килгән иде. Безнең табиблар да, "Ме­дицина катастроф" та эшләде. Больницада тик торган бер генә белгеч тә калмады, тиешле яр­дәмне дә күрсәттек. Кыз­­га­ныч, бер кыз баланы алып калып булмады, ә икенче һәлакәт ярдәм күр­сәтерлек тә түгел иде...." - баш табиб туктап калды, ә мин хирургия бүлегендә эшләүче шәф­кать туташларының мөлде­рәмә тулып сөйләгәннәрен хәтердә яңарттым: "Үлем хәбәрен әйтә алмыйча тилмердек, безне гаепләп тә яздылар, шул газетага каршы күңелдән төннәр буе елый-елый җавап яздык, бөтен нәрсә дә бар иде, перчатка да җитәрлек иде, бөтенебез берьюлы эшләгәч, кемнең әйберсе кайда икәнен таба алмадык, бу беренче минутта гына шулай булды. Баш табиб үзе операция бүлмәсеннән чыкмады. "Ашыгыч ярдәм" фельдшеры да башта югалып калгандыр, берьюлы җиде кеше бит ул, шуннан бирле беребезнең дә күзенә йокы кермәде. Ата-анага Ходай сабырлык бирсен, без дә өзгәләндек, үлем тетрәндерә ул, яшь кешенең үлеме бигрәк тә...". (Яраларны кузгатуым өчен, әти-әниләрдән гафу үтенәм).
Замана катлаулана, чирлә­ре дә, зарлары да арта; яңа тәртип­ләр керә, төзекләндерү мәсьә­лә­­ләре өстәлә. Кәгазь эше дә баштан ашкан. Үз сә­ла­мәтлекләре хакында уй­лар­га вакытлары да бул­маган табибларга Ходай сабыр­лык биреп, сә­ламәтлек­лә­реннән аер­масын; җи­ңел хезмәт түгеллеген без дә, үзләре дә белә. Га­еп иткәнче, Аллага шөкер, үзебездә шундый хас­таханә бар, әлегә бөтен бүлеге дә..." дип сөеник һәм үзебезнең сәламәтлегебезгә игъ­­тибарлы булыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев