Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә Үзәк китапханәсе чакыра

Соңгы елларда без йорт эчләрен кулдан эшләнгән төрле акссесуарлар белән бизәргә омтылабыз. Чигелгән картиналар, төрле төсләрдәге ясалма яки гофра кагәзьләр кулланып ясалган паннолар, бисердан үрелгән төрле сувенирлар, чыршы уенчыклары дисеңме.... Аларны ясарга кемнән һәм ничек өйрәнергә соң?! Җавабы бер генә - китаплардан. Хөрмәтле уңган булган хуҗабикәләребез, үз куллары белән матурлык...

Соңгы елларда без йорт эчләрен кулдан эшләнгән төрле акссесуарлар белән бизәргә омтылабыз. Чигелгән картиналар, төрле төсләрдәге ясалма яки гофра кагәзьләр кулланып ясалган паннолар, бисердан үрелгән төрле сувенирлар, чыршы уенчыклары дисеңме.... Аларны ясарга кемнән һәм ничек өйрәнергә соң?! Җавабы бер генә - китаплардан. Хөрмәтле уңган булган хуҗабикәләребез, үз куллары белән матурлык тудырырга хыялланучы ханымнар һәм туташлар. Сезне 24 декабрь көнне көндезге сәгать 2 гә китапханәбезгә чакырабыз. Сезгә кул эшләнмәләре турында булган әдәбият тәгъдим итеп кенэ калмыйча мастер класс та уздырачакбыз.

Үзегез белән төрле төстәге атлас ленталар, кагәзьләр дә алып килергә онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев