Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәбезгә дә кыш килде

Кышкы туй Ап-ак карлар ява, карлар ява, Дөньябызны сихрилеккә төреп. Агачлар да ап-ак карга чумып, Тун кигәндәй утыралар көлеп. Бар җирдә дә аклык, сафлык туе, Кар бөртекләре гүя йолдызлар. Бөтерелеп уйный, шаярыша Туйда биегәндәй яшь кызлар. Җилкенеп бии кар- күбәләкләр, Шатлык-куанычларын бүлешеп. Капка-койма ап-ак бүрек кигән, Кул сузгандай була күрешеп....

Кышкы туй

Ап-ак карлар ява, карлар ява,

Дөньябызны сихрилеккә төреп.

Агачлар да ап-ак карга чумып,

Тун кигәндәй утыралар көлеп.

Бар җирдә дә аклык, сафлык туе,

Кар бөртекләре гүя йолдызлар.

Бөтерелеп уйный, шаярыша

Туйда биегәндәй яшь кызлар.

Җилкенеп бии кар- күбәләкләр,

Шатлык-куанычларын бүлешеп.

Капка-койма ап-ак бүрек кигән,

Кул сузгандай була күрешеп.

Сәлам юллый яңа яуган карлар,

Гүзәллеккә сөенәм таң калып.

Могҗизалар ясый һәр тарафта,

Җирем ята йокыга талып.

Җилләре дә эшли, буран куба,

Түбәләрдә чаба карлар өеп.

Бар җиргә дә ак җәймәне җәя,

Кыекларга матур челтәр үреп.

Кышын шундый туй үткәрә җиһан,

Искитмәле, илаһи туй.

Күптән килеп кердек ак кышларга,

Күңелләрне балкыта якты уй,

Җир-анага бәрәкәт кышкы туй.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев