Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә 100 яшькә җитүчеләр сирәк

Италиянең тау итәгендә, диңгез ярында урнашкан бу авылда барысы 645 кеше яши. Авыл дигәч тә, Россия авылын күз алдына китерә күрмәгез. Ачаролли авылында күбесе 2 катлы, күп фатирлы йортлар. 645 кешенең 300енә инде 100 яшьтән артык. Италия һәм АКШ галимнәре аларның озак яшәү серен ачыкларга тели. Әйтик, өлкәннәр арасында йөрәк...

Италиянең тау итәгендә, диңгез ярында урнашкан бу авылда барысы 645 кеше яши. Авыл дигәч тә, Россия авылын күз алдына китерә күрмәгез. Ачаролли авылында күбесе 2 катлы, күп фатирлы йортлар. 645 кешенең 300енә инде 100 яшьтән артык.

Италия һәм АКШ галимнәре аларның озак яшәү серен ачыкларга тели.

Әйтик, өлкәннәр арасында йөрәк һәм Альцгеймер авыруларыннан интегүчеләр юк диярлек. Моны урта диңгез диетасы, аеруча розмарин белән бәйлиләр. Моннан тыш, авыл шундый итеп урнашкан, яшәүчеләргә көн саен зур ара үтеп йөрергә кирәк. Бу да сәламәтлек һәм озын гомерлелеккә йогынты ясыйдыр.

Авторлар авыл халкын күзәтеп, генетик анализлар ясарга, диета һәм яшәү рәвешләрен ачыкларга уйлыйлар.

Әтнә халкы озын гомерле дип 90 яшен узучыны атый. Чөнки 100 яшькә җитүчеләр сирәк. Бәлки диңгез буенда яшәмәвебез аркасындадыр?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев