Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә 14 янгын чыгу очрагы теркәлгән

Менә яңа ел бәйрәмнәре узып та китте. Бәйрәмнәр вакытында Әтнә районында җитди хәвеф-хәтәрләр күзәтелмәде. Янгын куркынычсызлыгы буенча үткәрелгән чараларга, кисәтүләргә карамастан, 2016 елда Әтнә районында 14 янгын чыгу очрагы теркәлде. Килгән зыянның күләме 110000мең сум (узган ел бу күрсәткеч - 405000 мең сум булган). Ут берничә торак йортны һәм каралты-кураны...

Менә яңа ел бәйрәмнәре узып та китте. Бәйрәмнәр вакытында Әтнә районында җитди хәвеф-хәтәрләр күзәтелмәде.
Янгын куркынычсызлыгы буенча үткәрелгән чараларга, кисәтүләргә карамастан, 2016 елда Әтнә районында 14 янгын чыгу очрагы теркәлде. Килгән зыянның күләме 110000мең сум (узган ел бу күрсәткеч - 405000 мең сум булган). Ут берничә торак йортны һәм каралты-кураны тулысынча юкка чыгарды. Янгын аркасында һәлак булучылар, имгәнүчеләр булмады.
Янгын чыгуның төп сәбәпләре булып: ут белән саксыз эш итү, электр җиһазларын һәм көнкүреш электр приборларын куллану кагыйдәләрен, җылыту мичләрен урнаштыру һәм куллану кагыйдәләрен дөрес кулланмау тора.
Министрлар Кабинетының карары буенча 2016 елның 15 декабреннән 2017 елның 10 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә махсус янгынга каршы режим урнаштырылды. Бу хакта газетада да язып чыгылды. Карар нигезендә пиротехник эшләнмәләрне махсус килешенгән урыннарда гына куллану рөхсәт ителде. Әтнә районы буенча әлеге карарны бозган һәм административ җаваплылыкка тартылган 2 очрак теркәлде.
Сезнең һәм йортыгызның иминлеге үзегездән торуын онытмагыз! Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәгән очракта гына, сез узегезне һәм узегезнең иминлегегезне уттан саклап кала аласыз!
Бу хакта Әтнә һәм Арча районара янгын күзәтчелеге бүлеге хәбәр итә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев