Әтнәдә 179 бала туган, 223 кеше үлгән
Икесе дә республика күрсәткечләреннән югары. Шунысы куанычлы, сабыйлар үлеме юк. Җомга көнне район үзәк больницасында узган медицина хезмәткәрләренең утырышында ачыктан-ачык сөйләшенде бу хакта.
Сөйләшеп кенә дә калмадылар, баш табиб урынбасарлары Илнур Латыйпов, Дамир Закиров, балалар табибы Эльвира Даутованың алдан әзерләнгән чыгышларын тыңлап, Казаннан кайткан вәкил, шәһәр сәламәтлек саклау бүлеге җитәкчесе урынбасары Гөлнара Гайфуллина, район башкарма комитеты җитәкчесе Габделнур Мәрдәнов катнашында узган елгы эшләренә нәтиҗә ясадылар. Үлемгә китергән авыруларның 40,3 проценты кан әйләнеше системасы авыруларына туры килә. Инфаркт, инсульттан вафат булучылар да җитәрлек. Узган ел инсульт булган 31 кеше махсус ачылган үзәкләргә илтелгән. Үлемгә китергән икенче төр - яман шеш авырулары, 100 кешегә исәпләсәк, 135,3 туры килә. Бу алдагы елга караганда 20 процентка артып, үлемгә китергән авыруларның 7,3 процентын тәшкил итә. Өченче урында - ашкайнату-эчәк авыртулары. 2012 ел белән чагыштырганда эшкә яраклы бер кеше артыграк үлгән. Ә иң борчыганы, "Башка авыруларны башлангыч чорында ачыклый алсак та, яман шеш авыруларын киметә алмыйбыз", - ди баш табиб. Азат Харис улы әйткәнчә, табибларның эшләп җиткермәве дә бардыр, авыл кешесенең соң чиккә җиткәч кенә больницага килеп егылуы да статистиканы үзгәртәдер. Узган ел табиблар 46 яман шеш очрагын ачыклаганнар. Алдагы елда 44 булган. Яңа барлыкка килгән авыру күп очракта үпкә, ашказаны, күкрәктә табылган. Узган ел ахырына яман шеш белән учетта торучылар саны 236га җиткән. Шуның 65,2 процентында авыру башланган чорында, I-II стадиядә ачыкланган. Табибларның тырышулары эзсез үтмәгән, авыруның азуы аз булса да, өч елга 1,3 процентка кимегән.
Диспансерлаштыру барышында да 884 авырту ачыкланган, шуның 63,6 проценты кан әйләнеше авыруларына туры килә, әлеге чараның ни дәрәҗә мөһимлеген анлагансыздыр. Туберкулез да, ВИЧ-инфекциянең дә яңа очраклары теркәлмәгән.
Никадәр саннардан качарга тырышсам да, елга нәтиҗә ясаганда алар үзләре өчен үзләре сөйлиләр. Районның 103732 кешесе поликлиникага, табибларга күренергә килгән. "Ашыгыч ярдәм"нең вакытында хезмәт күрсәтүе дә 98 процент белән бәяләнә. 6814 кеше флюрография үткән. Районыбызның 35 кешесенә югары технологияле медицина ярдәме күрсәтелгән (Казанда суставка, йөрәккә операцияләр ясау дип аңларга кирәк) Башкарылган хезмәт зур, әнә шул эшләргә дәүләт тарафыннан 77218,9 мең сум акча бирелгән һәм бу бер кешегә - 5,8 мең сум туры килә.
Тулырак язманы "Әтнә таңы" газетасы битләреннән укыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 май 2022 - 15:33Ветеринария хезмәте корбан сарыкларын Татарстанда сатып алырга киңәш итте «Республика халкын төрле төбәкләрдә терлекләрдә булган йогышлы авыру кертүдән саклыйсыбыз килә», - диде Габделхак Мотыйгуллин.4000
-
26 май 2022 - 14:081 сыйныф укучыларына сокланмый мөмкин түгел Бүген иртәдән нәни кунаклар "Әтнә туган якны өйрәнү музее"на килделәр.15000
-
26 май 2022 - 12:58Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирусның 142 яңа очрагы теркәлгән Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирус инфекциясенең 142 яңа очрагы теркәлгән – бу алдагы көн белән чагыштырганда бишкә азрак.4900
-
26 май 2022 - 11:18Хезмәт һәм социаль яклау министры индексациядән соң яшәү минимумы күләме турында сөйләде РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында индексациядән соң яшәү минимумы күләме турында хәбәр иттеләр.9200
-
26 май 2022 - 10:15Аклы татар сөлгесе – керсез җанның көзгесе Һәр милләт генә хас үзенчәлекләргә ия. Шуңа күрә аларның һәрберсе дөнья мәдәниятенә сизелерлек өлеш кертә, аны баета.5700
-
26 май 2022 - 09:20Чисталыкны яратабыз шул Һәр районның, һәр төбәкнең халык тарафыннан саклана торган, изгеләштерелгән урыны бар.7600
-
25 май 2022 - 19:03Блогер Альбина Фазлыеваның әнисеннән коймак рецепты Әлеге коймак башта газда, ә аннары әзер булганчы духовкада пешә.12800
-
25 май 2022 - 15:50Ләйлә Фазлыева: Әти-әниләр белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды Ата-аналар белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды.11300
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.54000
-
26 май 2022 - 16:35Булачак солдатлар
-
26 май 2022 - 09:25БТИ
-
23 май 2022 - 13:36"Килен төшә бүген авылга... "
-
14 май 2022 - 16:05Өч районнан – 25 % Язның тоткарлануы игенчелеккә генә түгел, терлекчелеккә дә сизелерлек тискәре йогынты ясый.33800
-
7 май 2022 - 15:20Районда язгы чәчү эшләре башланып китте Ниһаять, Татарстанда язгы чәчүне чын мәгънәсендә "гөрли" дип әйтергә мөмкин: республикада язгы чәчүгә керешмәгән районнар гомумән дә калмады.21400
-
26 май 2022 - 17:00Булачак солдатларБу көннәрдә мәктәпләрнең югары сыйныфларында һәм Тукай исемендәге Әтнә техникумында укучы егетләрнең хәрби хезмәткә әзерлеге уза.4900
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.54000
-
23 май 2022 - 13:20"Килен төшә бүген авылга... " дип аталган бик матур чара булып узды Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы , 15 май Гаилә көне уңаеннан һәм милли туй гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен пропагандалау максатыннан китапханәбезнең уку залында туй йолалары һәм гореф гадәтләренә багышланган " "Килен төшә бүген авылга... " дип аталган бик матур чара булып узды.52801
-
24 май 2022 - 12:00Әтнә мәктәбендә узган соңгы кыңгырау бәйрәменнән фотолар Бүген Олы Әтнә мәктәбендә соңгы кыңгырау бәйрәме булып узды.52800
-
23 май 2022 - 11:30“Сибгат Хәкимнең авылга кайтуы” Сибгат Хәким музеена Күәм урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары класс җитәкчеләре белән экскурсиягә килделәр.35200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика