Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә 29 эш тәкъдим итәләр

Мәшгульлек үзәгеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2016 ел башыннан бирегә барлыгы 274 кеше, шул исәптән укучы балалар да эш сорап мөрәҗәгать иткән. Аларның 216 сы эш белән тәэмин ителгән. Ел барышында 261 кеше профорориентация узган, 17 кешегә психологик яктан ярдәм күрсәтелгән.20 кеше , шул исәптән декреттагы бер әни дә, бүтән һөнәр...

Мәшгульлек үзәгеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2016 ел башыннан бирегә барлыгы 274 кеше, шул исәптән укучы балалар да эш сорап мөрәҗәгать иткән.

Аларның 216 сы эш белән тәэмин ителгән. Ел барышында 261 кеше профорориентация узган, 17 кешегә психологик яктан ярдәм күрсәтелгән.20 кеше , шул исәптән декреттагы бер әни дә, бүтән һөнәр алу буенча укыган, 3 кеше үзәк ярдәме белән үз эшен булдырган. 48 кеше җәмәгать эшләрендә катнашкан.

Быелның 1 гыйнварына мәшгульлек үзәгендә барлыгы 47 кеше исәптә тора. Шул ук вакытта 29 һөнәри вакансия бар.Алар арасында йөк ташучы, сатучы, пешекче, психолог, технолог, сыер савучы кебекләре бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев