Әтнәдә 3 исерек йөртүчене тотканнар
"Май башындагы бәйрәм чорларында исерек хәлдә транспорт белән идарә итүче 3 кешене тоткарладык", - дип хәбәр итте ЮХИДИ инспекторы Фәнил Муллагалиев. Аларның берсе болай да йөртүче хокукыннан мәхрүм ителгән булган. Тракторчыга 10 тәүлеккә арест салына. Шушы ук 1-4 май көннәрендә 2 кечкенә юл-транспорт һәлакәте теркәлә. Икесе дә тиешле схемаларны төзеп,...
"Май башындагы бәйрәм чорларында исерек хәлдә транспорт белән идарә итүче 3 кешене тоткарладык", - дип хәбәр итте ЮХИДИ инспекторы Фәнил Муллагалиев. Аларның берсе болай да йөртүче хокукыннан мәхрүм ителгән булган. Тракторчыга 10 тәүлеккә арест салына. Шушы ук 1-4 май көннәрендә 2 кечкенә юл-транспорт һәлакәте теркәлә. Икесе дә тиешле схемаларны төзеп, ЮХИДИ бүлегенә үзләре киләләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев