Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә 44 инсульт очрагы теркәлгән

Сәламәтлек Инсульттан саклану кирәк 2015 ел йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы дип игълан ителде. Россия Президенты Владимир Путин фикеренчә, якындагы вакытта илебездә уртача гомер озынлыгын 74 яшькә җиткерү, үлем-китемнәр санын киметү өчен барлык нигезләр дә бар. Шуңа да агымдагы елда инвалидлыкка һәм үлемгә китерә торган төп cәбәпләр - инсульт-инфарктларга...

Сәламәтлек

Инсульттан саклану кирәк

2015 ел йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы дип игълан ителде. Россия Президенты Владимир Путин фикеренчә, якындагы вакытта илебездә уртача гомер озынлыгын 74 яшькә җиткерү, үлем-китемнәр санын киметү өчен барлык нигезләр дә бар. Шуңа да агымдагы елда инвалидлыкка һәм үлемгә китерә торган төп cәбәпләр - инсульт-инфарктларга каршы җитди чаралар күрелә.

 

Авыртуга каршы көрәшү өчен иң элек бу чирнең нидән килеп чыгышын, ничек башланганын белергә кирәк. Булдырмый калып буламы инсультны? Бу хакта район больницасының неврологы Илдар Камил улы Закиров белән сөйләшәбез.

  • Илдар абый, инсульт нинди авырту ул, узган ел районыбызда әлеге чирне кичерүчеләр булдымы?
  • Баш миендә кан йөрешенең бик нык бозылуын инсульт дип атыйбыз. Әгәр дә авыруга тиз арада ярдәм күрсәтелмәсә, нәтиҗәсе бик аяныч булырга мөмкин. Бу баш миендә кислород һәм туклыклы матдәләр җитмәү нәтиҗәсендә андагы тукымаларның әкрен генә үлүе белән аңлатыла. Аңлагансыздыр, инсульт кичергән кешегә тиз арада медицина ярдәме күрсәтү зарур. Кан тамырлары үзәкләре, Арчада бар шундый үзәк, инсульттан сәламәтләндерү белән шөгыльләнә дә инде. Без күпчелек авыруларны менә шушы үзәккә илтергә тырышабыз, анда мөмкинлекләр күбрәк. Узган ел дәвамында 44 инсульт очрагы теркәлде. Ишемия инсульты белән 42 авыруны Арчага илттек. Кызганычка каршы, узган ел инсульт кичергән 5 кешене алып калып булмады. Ике авыруны үзебездә дәваладык, җиңелчә формадагыларын үзебез дә дәвалый алабыз. Агымдагы елның гыйнвар аенда гына да 6 кешегә инсульт булды инде.
  • Инсультның берничә төре бар дип аңларга кирәк...
  • Нәкъ шулай. Ишемия инсульты вакытында баш миенә инфаркт була. Кан тамыры бөтенлеген саклый, ләкин кан аның буенча хәрәкәт итә алмый. Сәбәбе: спазм яки тромб тыгылу. Тагын геморрагик инсульт булырга мөмкин, бу очракта кан тамыры стенасына, югары кан басымына чыдый алмыйча, зыян килә һәм баш миенә кан сава. Кешенең ни дәрәҗәдә зыян күрүе баш миенең кайсы өлешендәге тамырга зыян килү белән бәйле. Күп очракта инсульттан соң хәрәкәт итү функциясе бозыла, паралич булырга мөмкин. Шулай ук хәтер начарлана, игътибар, фикер йөртү тизлеге кими. Менә шул сәбәпле, әлеге чир инвалидлыкка китерә. Соңгы вакытта кызу яшәү рәвеше нәтиҗәсендә инсульт булучылар артканнан арта һәм бу ил күләмендәге проблемага әйләнеп бара. Россиядә ел саен 400 000 инсульт теркәлә. Инсульт булучыларның 20.2 проценты гына хезмәткә кире кайта, 3-8процент кеше генә тулысынча сәламәтләнә, күпчелек инвалидлык белән төгәлләнә.
  • Авыру килеп чыгу сәбәпләре нидән гыйбарәт?
  • Кызу яшәү рәвешен әйтеп киттек, стресслар, атмосфера басымының еш үзгәрүе дә йогынты ясый, моңа артык ару да өстәлә. Алкоголь куллану, тәмәке тарту, артык авырлык, шикәр авыруы, канда холестеринның артуы да инсультка китерә. Санап киткән факторлар кан басымы күтәрелүгә сәбәп була, ә аның сәламәтлеккә ничек куркыныч икәнен инде күп кеше белә.
  • Инсультны ничек итеп кисәтеп була?
  • Иң элек кан басымын контрольдә тоту кирәк. Кан басымы олыларда гына түгел, хәзер яшьләрдә дә еш күзәтелә.Әгәр чигәгез авыртса, еш сулатса, башыгыз әйләнгән кебек булса, борыныгыздан кан китсә, игътибарсыз калдырмагыз. Бу - кан басымының билгеләре. Аракы эчү, тәмәке тарту белән мавыкмагыз, алкоголь тәэсирендә кан тамырлары кысыла, бигрәк тә йөрәкне кан белән тәэмин итүче тамырлар зарарлана. Кислород һәм туклыклы матдәләр җитмәү нәтиҗәсендә йөрәк мускуллары әкренләп тоташтыручы тукымага әйләнә-атеросклероз авыруы барлыкка килә. Тәмәке тарту да кан тамырларына зыян сала, бер тәмәке тартканнан соң тамырлар ярты сәгать буе кысылган хәлдә кала. Физик күнегүләр эшләү файдалы, авырлыгыгызны күзәтеп торырга өйрәнегез, симерә башлавыгызны тойсагыз күбрәк физик күнегүләр ясап, аз колорияле ризыклар ашарга кирәк. Диңгез балыгы, көнбагыш, зәйтүн мае, яшелчә һәм җиләк-җимеш ашагыз.
  • Авыруның беренче билгеләре нинди?
  • Кисәк кенә битегез, кулыгыз, аягыгыз, аеруча бер ягыгыз ойый башласа, фикер йөртү авыраеп, сөйләм начарланса, кисәк кенә күз күрми башласа яки кисәк начарланып китсә, гәүдә тигезлеген югалтсагыз, башыгыз әйләнсә, "Ашыгыч ярдәм" чакыртыгыз, бу инсульт булырга мөмкин. Бу билгеләр күзәтелеп, хәлегез әйбәтләнсә дә,табибка күренегез.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев