Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә 5 бала исәптә тора

Тәрбия гаиләдән башлана Әти-әниләр балаларын тәрбияләргә тотынганчы, иң элек үзләрен тәрбияләргә тиеш. Район балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге инспекторы Дамир Хәсән ул Хадиев гаиләдә балага дөрес тәрбия бирүнең иң беренче шарты шул дип саный. Фәридә ФИЛАТОВА Уйлап карасаң, чыннан да дөреслеккә туры килә торган сүзләр. Балага шулай эшлә, болай эшлә...

Тәрбия гаиләдән башлана

Әти-әниләр балаларын тәрбияләргә тотынганчы, иң элек үзләрен тәрбияләргә тиеш. Район балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге инспекторы Дамир Хәсән ул Хадиев гаиләдә балага дөрес тәрбия бирүнең иң беренче шарты шул дип саный.

Фәридә ФИЛАТОВА

Уйлап карасаң, чыннан да дөреслеккә туры килә торган сүзләр. Балага шулай эшлә, болай эшлә дип сөйләп торып та, әти-әни үзе ул сүзләренә тугры булмаса- нинди тәрбия турында сүз булырга мөмкин. Бу урында күренекле совет педагогы Антон Макаренко сүзләре искә төшә. "Сез баланы аның белән сөйләшкәндә генә яки аңа акыл өйрәткәндә, яисә аңа боерык биргәндә генә тәрбиялим дип уйламагыз,- дип яза ул ата -аналарга мөрәҗәгать итеп. - Сез аны тормышыгызның һәр моментында, хәтта бөтенләй өйдә булмаган чагыгызда да тәрбиялисез. Ничек киенәсез, башка кешеләр белән һәм башка кешеләр турында ничек сөйләшәсез, ничек шатланасыз яки кайгырасыз, үзегезнең дусларыгыз яки дошманнарыгыз белән нинди мөнәсәбәттә буласыз, ничек көләсез, ничек газета укыйсыз - менә боларның барысының да бала өчен әһәмияте зур." Һәм әлеге сүзләр бүгенге көн өчен дә актуаль яңгырый.

Бүгенге көндә әлеге бүлектә 5 балигъ булмаган бала исәптә тора,- ди Дамир Хәсән улы. Алар арасында караклык нәтиҗәсендә дә, сугышып эләгүчеләр дә бар. Яше тулмаган килеш мотоциклда йөрүче дә, мәдәният йорты каршында пиво эчеп эләгүче дә безгә исәпкә куелды.

Шунысын да әйтергә кирәк, хокук бозучы балага 16 яшь тулган очракта, аның үзенә протокол төзелеп, бала административ җаваплылыкка тартыла. Мәкаләнең тулы вариантын газетабуз битләрендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев