Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә 5 вак юл һәлакәте теркәлгән

Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре белән бергәләп чираттагы рейдка кузгалдык. Шимбә көн булгангамы, юлларда хәрәкәт зур. Берәүләр кичкә кадәр эшләгәннән соң, шәһәрдән авылга кайта. Әти-әниләрнең хәлен белергә, вак төяк эшләрендә булышырга . Мунча керәсе дә бар. Төнгә калганчы өлгерергә кирәк. Шул ук вакытта иртәгә ял булудан файдаланып, кызык эзләп...

Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре белән бергәләп чираттагы рейдка кузгалдык.

Шимбә көн булгангамы, юлларда хәрәкәт зур. Берәүләр кичкә кадәр эшләгәннән соң, шәһәрдән авылга кайта. Әти-әниләрнең хәлен белергә, вак төяк эшләрендә булышырга . Мунча керәсе дә бар. Төнгә калганчы өлгерергә кирәк. Шул ук вакытта иртәгә ял булудан файдаланып, кызык эзләп йөрүчеләр дә юк түгел. Болары - яшьләр, дискотекага кадәр вакытны ничек үткәрергә белми арлы - бирле машиналарында чабалар. Ул арада ЮХИДИ инспекторы Рамил Гәрәев бер машинаны туктатып та өлгерә. Машина йөртүче куркынычсызлык каешын такмаган икән. Билгеле, шунда ук йөртүчегә административ протокол төзелә, ул штрафка тартыла. Тонировка турында даими язып торсак та, машина тәрәзәләрен каплап йөрергә яратучылар бар әле. Әнә шундыйларның берсенә дә штраф түләргә туры киләчәк. Иң кызыгы - инде күптән кар явып, кыш җитсә дә, номерлары пычрак килеш йөрүчеләр дә юк түгел икән. Моның берәр сере бар ахыры. Рейд барышында әнә шул гаеп белән 5 машина йөртүчегә протоколлар төзелде. Юл билгесендә күрсәтелгәнне бозган өчен тагын дүрт машина йөртүче дә административ җаваплылыкка тартылды.

Атна барышында район юлларында 5 вак юл һәлакәте теркәлгән. Шунысы куанычлы, аларда тән җәрәхәтләре алучылар юк.Шул ук вакытта куркынычсызлык каешы такмаган өчен -өч, җәяүлегә юл бирмәгән өчен - бер, страховкасы булмаган килеш руль артына утырган ике, документларын өйдә онытып калдырган бер машина йөртүче җаваплылыкка тартылган. Юл билгесенә карата игътибарсыз булган ун машина йөртүче, номерлары пычрак булган уналты машина йөртүчегә карата да протоколлар төзелгән. 20.25 маддәсе буенча штрафын вакытында түләмәгән ун кешегә аны икеләтә түләргә туры киләчәк. Каршы як полосага чыккан бер машина йөртүче биш мең сум күләмендә штрафка тартылган. Номерлары булып та, аларны куярга әллә онытып, әллә бүтән сәбәп белән утыргычта йөрткән машина йөртүчегә дә шул ук күләмдә штраф яный. Ә менә тонировка белән йөрүчеләрнең тагын бер кат исләренә төшереп узасы килә. Беренче тапкырга андыйлар 500 сум күләмендә штраф түләсә, икенче тапкыр андыйларның эше судка тапшырыла. Ә бу исә бер мең сум штраф яисә 15 тәүлеккә кадәр ябылу дигән сүз.

Штраф түләүгә кире әйләнеп кайтсак, күпләр үзләренең штрафлары турында белмәү сәбәпле вакытында түли алмый. Шуңа да тагын бер кат исегезгә төшереп узасы килә, штрафларыгыз булу турында хәбәр телефоныгызга яки электрон почтагызга килеп торсын дисәгез, вакытны һәм акчагызны экономияләргә теләсәгез, ЮХИДИ бүлегенә килеп гариза язарга кирәк. Үзегез белән ИНН һәм машинаның теркәлү таныкнамәсен (свидетельство о регистрации) алып килү кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев