Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә 5 юл һаләкәте теркәлгән

Сентябрьдә бүгенге көнгә кадәр район буенча 5 вак юл һаләкәте теркәлгән. Аларның саны арту - район машина йөртүчеләренең ваемсызлыгы белән турыдан- туры бәйле. Соңгы көннәрдә мәсәлән, Әтнәнең урагыч юлында Форд Фокус белән ундүртле бәрелешкән. Сәбәбе, Кече Әтнә авылыннан чыгып килгән Фордның олы юлдан килүче ундүртлегә юл бирмәве. Нәтиҗәдә, ундүртле хуҗасына...

Сентябрьдә бүгенге көнгә кадәр район буенча 5 вак юл һаләкәте теркәлгән. Аларның саны арту - район машина йөртүчеләренең ваемсызлыгы белән турыдан- туры бәйле. Соңгы көннәрдә мәсәлән, Әтнәнең урагыч юлында Форд Фокус белән ундүртле бәрелешкән. Сәбәбе, Кече Әтнә авылыннан чыгып килгән Фордның олы юлдан килүче ундүртлегә юл бирмәве. Нәтиҗәдә, ундүртле хуҗасына хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә туры килгән. " Көзнең беренче ае тәмамланып кына килә, ә бездә ничә юл һаләкәте теркәлде инде,- ди ЮХИДИ инспекторы Фәнил Муллагалиев. Аларның барсына да юлда игъбарсыз булу, тиешле тизлекне арттыру, бүтән машина йөртүчеләргә карата ихтирам күрсәтмәү. Машина йөртүчеләргә тагын бер кат мөрәҗәгать итәсе килә, онытмагыз, ваемсызлык машинага гына зыян салып калмыйча, зуррак югалтуларга да китерергә мөмкин. Узган көннәрдәге юл фаҗигаләре - шуның ачык мисалы".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев