Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә 57 кеше исәптә тора

12 августка алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда 16 мең 375 кеше эшсезлек буенча исәптә тора. Бу республикада яшәүче хезмәткә яраклы кешенең 0,8 процентын тәшкил итә. Бу хакта республиканың хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итә. Шул ук вакытта, республика мәшгульлек үзәкләреннән алынган мәгълүматка караганда, 35 мең 992 вакансия...

12 августка алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда 16 мең 375 кеше эшсезлек буенча исәптә тора. Бу республикада яшәүче хезмәткә яраклы кешенең 0,8 процентын тәшкил итә. Бу хакта республиканың хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итә. Шул ук вакытта, республика мәшгульлек үзәкләреннән алынган мәгълүматка караганда, 35 мең 992 вакансия буш тора. Соңгы көннәрдә генә дә эш бирүчеләр тарафыннан 2592 эш урыны тәкъдим ителгән.

Соңгы атнада эшсез дип 628 кеше исәпкә алынган.Эш урынын калдыручыларның 340ы үз теләге белән эштән киткән, ә 33е - кыскартылу яки организация ябылу нәтиҗәсендә.

Әтнә мәшгульлек үзәгендә бүгенге көндә 57 кеше исәптә тора. Ел башыннан биредә исәптә торган 40 кеше эшле булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев