Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә – 8 һаләкәт

Кар әле явып өлгермәде, инде машина белән һаләкәткә очраучылар да теркәлде. 25 ноябрьдән - 1 декабрьгә хәтле вакыт аралыгында Әтнә районы юлларында 8 юл һаләкәте исәпкә алынды. Шунысы куанычлы, араларында тән җәрәхәте алучылар юк. Шул ук вакытта район ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан тонировка өчен - 2, саклану каешын такмаган өчен -...

Кар әле явып өлгермәде, инде машина белән һаләкәткә очраучылар да теркәлде. 25 ноябрьдән - 1 декабрьгә хәтле вакыт аралыгында Әтнә районы юлларында 8 юл һаләкәте исәпкә алынды. Шунысы куанычлы, араларында тән җәрәхәте алучылар юк. Шул ук вакытта район ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан тонировка өчен - 2, саклану каешын такмаган өчен - 7 протокол төзелде. Машина белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш рульгә утырган өчен 1 кеше тоткарланып, 30 мең штрафка тартылды. Шулай ук 3 кешегә исерек килеш рульгә утырган өчен протокол төзелде. Машина белән идарә итү хокуклары булмаган килеш балигъ булмаганнарның руль артына утырулары, һәм моның нинди фаҗигаләр китереп чыгаруы турында әледән-әле ишетеп торабыз. Тик арада моңа охшаш хәлләргә бармак аша караучылар да юк түгел икән. Биектаудан төнге сәгать унбердә Бәрәзәдәге иптәшенә килгән 17 яшьлек егет тоткарланды. Әтисенең машинасын алып чыгып киткән. Бәхетенә, фаҗигага юлыкмаган. Протокол төзелде, машина штраф стоянкага ябылды. Бу очракта гаепле кешегә штраф - 5 меңнән - 15 меңгә кадәр. Шуның өстенә ваемсыз ата-ана 30 мең штраф түләячәк. Алай гына да түгел, балигъ булмаган балага карата тиешле карау булмаган өчен, участок инспекторы тарафыннан 5.35 маддә нигезендә протокол төзелде, балигъ булмаганнар эше буенча комиссия тарафыннан тикшерелеп, әти-әнисе административ җаваплылыкка тартылачаклар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев