Әтнә таңы

Әтнәдә 9 сыйныф укучылары бердәм дәүләт имтиханы бирде

31 май көнне Олы Әтнә урта мәктәбендә районыбызның 7 мәктәбеннән -Бәрәскә, Бәрәзә, Комыргуҗа, Түбән Көек, Күәм, Олы Мәңгәр, Күшәрдән килгән 85 укучы математикадан дәүләт имиханын тапшырдылар. Калган мәктәп укучылары Олы Мәңгәр урта мәктәбендә сынау уттеләр. Барлык таләпләр дә сакланды. Казаннан килгән вәкил Чулпан Рәкыйп кызы Гаффарова да укучыларның тәртибеннән, имтиханны...

Реклама

31 май көнне Олы Әтнә урта мәктәбендә районыбызның 7 мәктәбеннән -Бәрәскә, Бәрәзә, Комыргуҗа, Түбән Көек, Күәм, Олы Мәңгәр, Күшәрдән килгән 85 укучы математикадан дәүләт имиханын тапшырдылар. Калган мәктәп укучылары Олы Мәңгәр урта мәктәбендә сынау уттеләр. Барлык таләпләр дә сакланды. Казаннан килгән вәкил Чулпан Рәкыйп кызы Гаффарова да укучыларның тәртибеннән, имтиханны оештырудан канәгать калуын белдерде.

Тугызларны видеокамералар кузәтмәде, 11ләрдән аермалы буларак, металлодетектор аша да үтмәделәр. Алдан гайрәтләре чикмәсен, дигәннәрдер инде...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: