Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә агач утырталар

Районның "Ашыт" мәдәни-спорт үзәге каршында 10 төп зәңгәр чыршы утырттылар.

- Нишләп шулай аз дисезме? Монда артык күп кирәкми дә ул. Аннан соң, район үзәгендәге мәчет территориясендә дә шундый ук чыршылар утырттык, - дип елмаеп каршы алды элекке урман хуҗалыгы белгече Мингазиз Зиннәтов.

Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Камил Сираҗиев сүзләренә караганда, үзләре юнәткән үсентеләр икән бу. Арада үзгә үсентеләрне күреп, кызыксынгач:

- Монысы "императорский" дип атала, - диделәр. Андыйлары 21 төп булып чыкты. Шуңа игътибар иттем, гадәттә үсентене утырткач, үсеп китәрме дип борчылып көтә башлыйбыз, су сибәбез... Ә боларның барысын да башта чүлмәкләрдә үстергәннәр дә, шул формада итеп савыттан балчыгы белән бергә чыгарганнар. Шуңа күрә үсеп китәр микән бу үсентеләр дип артык борчылырга кирәкми дә.

Ә мәчет каршына шулай ук 10 төп зәңгәрне утыртканнар. Монда элекке 50 төп яшел чыршы да үсә. Киткәндә исә:

- Табигать, матурлык өчен тырышабыз! - дип озатып калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев