Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә агроном һәм механиклар хезмәтенә сокландылар

Районның язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерделәр. Татарстан "Гостехнадзор" идарәсе начальнигы урынбасары Мөнир Халиков, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек тармагын үстерү бүлеге җитәкчесе урынбасары Людмила Павлова күмәк хуҗалыкларның бу өлкәдәге әзерлеген бәяләделәр. Аларны авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Фәрит Галиуллин, "Гостехнадзор" инспекторы Рафил Сабиров, механикалаштыру буенча консультант Фидаил Сөнгатов, орлыкчылык инспекциясе...

Районның язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерделәр. Татарстан "Гостехнадзор" идарәсе начальнигы урынбасары Мөнир Халиков, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек тармагын үстерү бүлеге җитәкчесе урынбасары Людмила Павлова күмәк хуҗалыкларның бу өлкәдәге әзерлеген бәяләделәр. Аларны авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Фәрит Галиуллин, "Гостехнадзор" инспекторы Рафил Сабиров, механикалаштыру буенча консультант Фидаил Сөнгатов, орлыкчылык инспекциясе җитәкчесе Зөлфәт Галиев, район агрохимигы Алмаз Фазылҗанов составындагы район комиссиясе озатып йөрде. Район комиссиясенең авыл хуҗалыгы машиналары һәм тагылма кораллар әзерлеген тикшереп, яхшы дип бәяләвен язган идек инде. Аларның әзерлек сызыгына тезелүенә республика белгечләре дә инанды. "Ленин"да әзерлек югары дәрәҗәдә, "Шахтер"да да начар түгел. Бу ике хуҗалык нигезендә районның язгы эшләргә әзерлеген Мөнир Халиков та: - Әлегә әйбәт, - дип бәяләде. Ә менә "Тукай"да "импортозамещение"не искә алды. Биредә "ХОРШ" агрегаты, аның аерым детальләре, аларны үзебезнең аналоглар белән алыштырып булмыймы икәнлек белән кызыксынды. "Таң"да әйтүләренчә, бу проблемадан курыкмыйлар. Әнә бит, быел урып-җыюга 2 "Дон" комбайнын чыгармаска, аларны чит ил комбайны белән алыштырырга планлаштыралар. Республиканың "Гостехнадзор" вәкиле чәчү сроклары белән дә кызыксынды. Башкалардан аермалы буларак, хуҗалык басу-кырларында әле хәйран калын булып кар ятуга игътибар иткән. Дөрестән дә, шул сәбәпле чәчү монда атна-ун көнгә соңрак башлана. "Күңгәр"дә чәчүгә чыгасы тракторларның бер рәткә тезелүен күргәч үк: - Совсем другое дело. Булсын, дип эшләгәннәр, - дип куйды. Тагылма кораллар ягыннан аңкыган буяу исен ерактан ук сизеп: - Булдырганнар, афәрин, - дип өстәде. Фәйзи абый Галиев рәислеге заманыннан сакланып калган "Хезмәтне саклау" бүлмәсенә сокланды. Үзенең вазифасына бәйле рәвештә, күбрәк техника куркынычсызлыгына игътибар итте ул. Бу уңайдан: - Республикада техника белән бәйле рәвештә ел саен 35-40 кеше фаҗигале төстә вафат була. Шөкер, узган елны андыйлар 13 кенә булды. Кызганыч, зур күпчелек куркынычсызлык таләпләрен үтәмәү сәбәпле һәлакәткә дучар була, - диде. Ә менә "Күшәр"нең "Хезмәт саклау" бүлмәсе - өр-яңа. Монда эретеп ябыштыру вакытындагы куркынычны да, янгын куркынычсызлыгын да күз алдында тоткан, хәтта юл билгеләрен һәм гадәттән тыш хәл вакытында беренче ярдәмне тасвирлаган плакатлар бар. Людмила Павлова исә: - Складларда орлык һәм ашламаларны саклауны да яхшы дип бәяләргә кирәк. Беренче чиратта, агрономнар хезмәте сокландырды. Хәтта яшьләр дә тырыш. Амбар техникалары торышы гаҗәпләндерде - күбесе яңа, искеләре дә яхшы хәлдә. Иң сокланганым - орлык халәте булды. Гомумән, алдынгы районда башкача була да алмый. Әлбәттә, "Күшәр" хуҗалыгы өстенрәк, - диде. Гомуми тикшерү нәтиҗәләре буенча "Күшәр"нең I урын алуы гаҗәп тә түгел. "Күңгәр" II урынга лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев