Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә – "Аңгыра сарык җүләре" премьерасы

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры сәхнәсендә янәдән премьера. Бу юлы балалар өчен сәнгать мәктәбе укучылары тарафыннан куелган Ләбиб Леронның "Аңгыра сарык җүләре" спектакле күрсәтелде. Әлеге сәхнәдә балалар өчен спектакльләр әледән-әле куелып тора. Бәйрәм алдыннан гына театр артистлары нәни тамашачыларыбызга "Серле төн" спектаклен бүләк иткән иделәр. Һәм менә янәдән...

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры сәхнәсендә янәдән премьера. Бу юлы балалар өчен сәнгать мәктәбе укучылары тарафыннан куелган Ләбиб Леронның "Аңгыра сарык җүләре" спектакле күрсәтелде.

Әлеге сәхнәдә балалар өчен спектакльләр әледән-әле куелып тора. Бәйрәм алдыннан гына театр артистлары нәни тамашачыларыбызга "Серле төн" спектаклен бүләк иткән иделәр. Һәм менә янәдән премьера. Шул ягы белән үзенчәлекле - сәхнәдә балалар үзләре уйнады. Әйтергә кирәк, бик оста итеп. Иң беренче күзгә ташланганы - сәхнә бизәлеше, артистларның киемнәре, грим булгандыр. Шул ук вакытта һәркайсының сүзләре аңлаешлы, телләре чиста. Театр белгече түгелмен, әма артистлык осталыкларына тел-теш тидерер хәлем юк. Күңелле- кызыклы тамаша карарга килгән балаларга да, аларның әти-әниләренә дә бик ошады. Ошамаслык та түгел. Ләбиб Леронның юморга бай кызыклы әсәрләре безгә кечкенәдән таныш. Ә әлеге пьесага килгәндә, аның исеме үк сабыйларга гына түгел, без өлкәннәрне дә кызыксындырырдай.

Сарык бәтие( Язилә Халикова) белән кәҗә бәрәне (Булат Мөхәмәтҗанов) урманга киләләр. Исәпләре - Бүретдин ( Искәндәр Җамалиев), Төлкеназ ( Әдилә Хәсбиуллина) , Аю (Илназ Сабирҗанов) һәм Куяншаһ (Радил Сабиров)ны кызык итү. Ни өчен дисезме? Чөнки әлеге урман "кунаклары" авылга килеп, каракланып, хуҗаларының үзәгенә үткән. Сарык бәтие үзен "аңгыра сарык җүләре" дип таныштыра. Башта аңа җүләргә караган кебек карыйлар да. Кәҗә бәрәне белән бергәләп алар хәтта Бүретдин белән Аюга да атланып йөриләр. Хәтта хәйләкәр төлкене дә кызык итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев