Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә – “Ахырзаман алмалары”

"Ахырзаман алмалары" Табигать- үз уенын, кешеләр үз уенын уйный. Без үскәндә ноябрь аенда кар төшеп, казлар суялар иде. Ә хәзер аңлый торган тугел, октябрь аеның соңгы көннәре, ә үләннәр ямь-яшел булып үсеп утыралар, бакча гөлләре кабат чәчәк ата. Авыл кешесе аптырашта, нигә юрарга белми. Битараф та кала алмый, чөнки ул...

"Ахырзаман алмалары"

Табигать- үз уенын, кешеләр үз уенын уйный. Без үскәндә ноябрь аенда кар төшеп, казлар суялар иде. Ә хәзер аңлый торган тугел, октябрь аеның соңгы көннәре, ә үләннәр ямь-яшел булып үсеп утыралар, бакча гөлләре кабат чәчәк ата. Авыл кешесе аптырашта, нигә юрарга белми. Битараф та кала алмый, чөнки ул -җир кешесе. Киләчәк тормышын табигатькә тиңләп карарга ярата. Аны өйрәнеп, һава торышын көндәлегенә язып, киләчәген фаразлый. Белеп торсаң рәхәтрәк тә бит, хәзер анысы да килми инде, дип уфтанып куялар.

- Белмим, әллә нәрсә хәзер, аңлап булмый. Шушы гомер яшәп, алмагачымның ике тапкыр алма биргәне юк иде. Дөрес, чәчәк аткалый иде, ә быел шул чәчәкләрдән алма төште, бүгенге көндә әчтерхан чикләвеге зурлыгындагы алмалары бар. Ахырзаман алмаларыдыр бу!- дип нәтиҗә ясап куя Кышлау авылында яшәүче, сигезенче дистәсе белән баручы хәбәрчебез Рәйсә апа Зарипова. Яшенә күрә түгел, үзе дә сөбханалла ул!

Башка алмагачлары белән кызыксынам Рәйсә апаның, алары -"ялкау", икенче мәртәбә җимеш биреп тормаска булганнар. Ә монысы үзенчә, үзгә!

- Мин яшүсмер вакытта үзе орлыктан тишелеп чыгып үскән алмагач ул, икәү тишелделәр алар, берсен күчереп утырттым. Монысы күчермәгәне. Алманы да ел саен бирә, ял иткәне юк, башкалары азрак ял итеп ала. Лимон шикеллерәк булып өлгерә аның алмасы, тәме дә үзгә тәмле, кешенең исе китә иде инде аңа, чиләкләп-чиләкләп өләшкән вакытлар да булды җимешен. Яше дә бар бит, корырга да исәп иткән кебек. Караштырып сөйләшеп йөрим үзләре белән, чыксам шулай беркөн, сентябрь башы, алмагачым чәчәк атып утыра, икенче яшьлеген кичерә диярсең. Алмаларын да карап үстерәм, өшерләр инде...- дип уфтана. Аннан соң:"Авылда юк мондый алмагач- миндә генә!"- дип горурланып-шатланып куя.

Искитмәле дөнья. Табигать диген син, ә бит шулкадәрле безгә, кешеләргә охшаганнар. Агачларны күзәтергә яратам, суыкларны аз гына да төсләрен үзгәртмичә каршы алганнар бар, аз гына җил чыгуга бирешкәннәре дә җитәрлек. Ә Рәйә апаның алмагачы башын горур күтәреп кышны да җимеше белән каршы ала. "Ахырзаман алмасы" безгә үрнәк түгелме икән?!

Сүрия МИНГАТИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев