Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә алдалап заказ алалар

Эчке эшләр бүлеге тикшерүчесе Марат Әмиров сүзләренә караганда, соңгы вакытта тәрәзә, ишек куйдыртырга заказ бирүчеләр арасында алданып тикшерүчеләргә мөрәҗәгать итүчеләр саны арткан. Алып кайтып, куеп бирәбез дип, акчаны алдан алып китеп, килешенгән вакытка китермичә йөргән алдакчылар сүзенә ышанучылар бу. "Шуңа да йорт - курагызны яңарту өчен алып кайтучы белән килешү...

Эчке эшләр бүлеге тикшерүчесе Марат Әмиров сүзләренә караганда, соңгы вакытта тәрәзә, ишек куйдыртырга заказ бирүчеләр арасында алданып тикшерүчеләргә мөрәҗәгать итүчеләр саны арткан. Алып кайтып, куеп бирәбез дип, акчаны алдан алып китеп, килешенгән вакытка китермичә йөргән алдакчылар сүзенә ышанучылар бу. "Шуңа да йорт - курагызны яңарту өчен алып кайтучы белән килешү төзегәндә, иң беренче килешүнең дөрес итеп төзелүенә игътибар итегез, - дип киңәш бирә тикшерүче. Заказны үзегез белгән, ышанычлы кешеләргә бирү дә кулайрак булыр".

Июль аенда районны тетрәткән ике юл һәлакәте килеп чыккан иде." Аларның икесендә дә берәр кеше вафат булды. Алдан алынган мәгълүматлар буенча, бу ике һәлакәт зыян күрүчеләрнең үз гаебе белән килеп чыккан. Әлеге эшләр буенча тикшерү дәвам итә", - диде Марат Әмиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев