Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә Амелия дә бар, Закир да

Загс бүлеге биргән мәгълүматларга караганда, быелның унберенче аенда районыбызда яңа туган сабыйлар саны вафат булучыларга караганда күпкә аз. Үткән айда районда 9 бала туган, ә үлем очраклары - 19. Чагыштырып карасак, узган елның ноябрь аенда исә туучылар саны - 12, вафат булучылар - 17 булган. Быел шул ук чорда биш...

 

Загс бүлеге биргән мәгълүматларга караганда, быелның унберенче аенда районыбызда яңа туган сабыйлар саны вафат булучыларга караганда күпкә аз.

 

Үткән айда районда 9 бала туган, ә үлем очраклары - 19. Чагыштырып карасак, узган елның ноябрь аенда исә туучылар саны - 12, вафат булучылар - 17 булган. Быел шул ук чорда биш пар язылышса, өч пар аерылышырга теләк белдергән. Ә менә узган ел җиде пар язылышкан, дүрт пар аерылышкан.

Шулай ук, әлеге мәгълүматлар белән танышканнан соң, кызыклы фактлар да ачыкланды. Мәсәлән, агымдагы ел башыннан районда барысы 206 кеше вафат булган. Аларның 94е ирләр, 112се - хатын-кыз. Шул ук чорда 105 сабый дөньяга аваз салган. Алар арасыннан 61е - малай, 44е - кыз бала. Сөбханалла, җир шарында ирләр хатын-кызларга караганда кимрәк дигән сүзләр безнең район мисалында киресенчә икән. Ә иң куанычлысы, икенче өченче һәм хәтта дүртенче балаларын алып кайтырга курыкмаган әти-әниләр дә бар бездә. Яңа туганнарның 34е - гаиләдә беренче бала булып аваз салса, 43 е - икенче бала, 24 е - өченче бала һәм 4 се дүртенче бала булып туган. Ноябрь аенда туган 9 баланың өчесе - кыз, алтысы - малай. Балаларны Фирүзә, Гөлинә, Алия, Азалия, Ислам, Әмир дип атаганнар. Тагын ике кызга Амелия һәм Эмилия кебек ятрак исем кушсалар, бер егетне Закир дигән саф татар исеме белән атаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев