Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә “Ана капиталы“ белән урамда калучылар да бар

Хокук сагында Ана (гаилә) капиталының торак шартларын яхшырту чыганаклары (аларның бер өлешенең) юнәлеш кагыйдәләре таләпләре Хөрмәтле редакция, хөрмәтле Нурия Нургаяз кызы! Сезгә уземне борчыган сорау белән мөрәҗәгать итәм. Бу сорауга җавап булса, газета битләренә язып чыгыгыз, минем хәлдә калучылар тагын бардыр, гыйбрәт булсын. Мин үз өем белән авылда тордым. Улым...

Хокук сагында

Ана (гаилә) капиталының торак шартларын яхшырту чыганаклары (аларның бер өлешенең) юнәлеш кагыйдәләре таләпләре

Хөрмәтле редакция, хөрмәтле Нурия Нургаяз кызы!

Сезгә уземне борчыган сорау белән мөрәҗәгать итәм. Бу сорауга җавап булса, газета битләренә язып чыгыгыз, минем хәлдә калучылар тагын бардыр, гыйбрәт булсын. Мин үз өем белән авылда тордым. Улым өйләнде, балалары туды. Ана капиталы аласы булгач, "купля-продажа" язуына кул куярга куштылар. Рәхмәт, милек мөнәсәбәтләре оешмасына баргач, анда эшләүче:"Апа, уйлап, укып бетерегез әле, бәлки кул куймассыз, бер-ике айдан бик авыр хәлдә калмассыз микән", - дип әйтте. Тик мин баламны Алла белән тиң кургәнмен, ышанганмын, уйлап та тормадым, кул куйдым. Чынлап та , ике ай үтугә, килен белән мөнәсәбәтләр үзгәрде, кычкырыш-тавыш, кул кутәрүгә кадәр барып җиттек. Мине өемнән чыгарып җибәрделәр.

Минем беләсем килә: кул куйган язуны юкка чыгара аламмы, ягъни, мәсәлән, өемне кире кайтара аламмы, булса аның нинди юллары бар? Исемем редакция өчен генә.

Хатка җавап бирү өчен иң элек "Ана капиталы", аны куллану ысулларына тукталып үтик.

2007 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясендә икенче, өченче, аннан соңгы баласын тапкан, я тәрбиягә алган гаиләләргә федераль бюджеттан акча чыганаклары бүлеп бирүне күз уңында тоткан "Ана (гаилә) капиталы" программасы тормышка ашырыла башлады. Шулай итеп, "Ана капиталы" ул- гаилә каршында дәүләтнең билгеле бер шартларда акча чыганакларын бирүне гарантияли торган акчалата бурычы. "Ана капиталы"н алырга хокук бирүче затларга, РФ Пенсия фонды дәүләт сертификаты бирә- исемле документ, "Ана капиталы"н алуны раслый. Агымдагы елның 1 гыйнварыннан ана капиталы 453 026 сум тәшкил итә. Һәм ул 2007 елның 1гыйнварыннан икенче, өченнче, аннан соңгы баласын тудырган гаиләләргә бирелә.

Программа озак вакыт гамәлдә булса да, күпчелек аналар кулларына сертификат алгач, аны ничек файдаланырга белмиләр. "Ана капиталы" алу өчен бирелә торган сертификат әти-әниләрне азрак аптырашта да калдыра: эш бу сумманың размерында гына да түгел, ә аның законда күрсәтелгән ысулларын гына куллануда. Чөнки ана капиталын акчага әйләндерүнең барлык вариантлары да законга каршы килә, һәм суд практикасы күрсәткәнчә, ахыр чиктә сертификат ияләренә бөтенләй дә файдасыз булып кала.

Хокукый белемсезлек, шулай ук сертификатны сатудагы тар кысалар, "Ана капиталы"н кулланып астыртын эш итүнең (мошенниклыкның) барлыкка килүенә һәм артуына уңай җирлек тудыралар. Соңгы вакытта мондый хәбәрләр массакүләм мәгълүмат чараларында еш күренәләр. Әйтик, мисал өчен: Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы астыртын эш итү һәм ришвәт алу фактлары буенча дүрт җинаять эше кузгатты. Бу эшләрнең фигурантлары булып эшсез чегәннәр, табиб-педиатрлар һәм гинекологлар тора. Полиция мәгълүматлары буенча, шикләнелүчеләр икенче бала тугач бирелүче "Ана капиталы"н астыртын эш итү юлы белән алалар һәм сертификатларны акчага әйләндерәләр.

Бүгенге көндә интернетта "Ана капиталы"на сертификатны сатып алу һәм акчага әйләндерү буенча күп тәкъдимнәр табарга була. Астыртын эш итүчеләргә ешрак, тиз арада акча кирәк булган, мәсәлән, баланы дәвалау буенча, яисә, асоциаль тормыш рәвеше алып баручы гаиләләр мөрәҗәгать итә, ә сертификатны законлы куллану буенча тар кысалар аны үзең теләгәнчә куллану мөмкинлеге бирми. Әмма мондый тәкъдимнәрнең зур суммадагы астыртын эш итү икәнен, ә бу схемаларда катнашырга ризалашкан "Ана капиталы"на сертификат иясенең хокукый булмаган акт башкаруын һәм дәүләт чыганакларын максатчан кулланмау факты буенча җинаятьтә катнашуын, димәк, "Ана капиталы"ның барлык суммасы гаиләдән, сертификат бирелгән Пенсия фонды бүлеге файдасына алынганлыкны белеп тору мөһим.

"Ана капиталы"н законлы ысул белән нәрсәләргә тотарга була?

"Балалары булган гаиләләргә өстәмә дәүләт ярдәме чаралары турында"гы 256-ФЗ Федераль законның 3 пункты 7 маддәсе нигезендә "Ана капиталы"н түбәндәге максатларда тотарга була: 1) балаларның, бу очракта "Ана капиталы" алырга хокук биргәненә генә түгел, башкаларының да белем алуына. Шулай ук "Ана капиталы"н барлык балаларның белем алуына түләргә бүлеп була; 2) балалар бакчасы өчен түләүгә. 2011 елның ноябреннән "Ана капиталы"н балалар бакчасы һәм мәктәпкәчә белем бирүнең яки башлангыч белемнең төп программалары өчен түләргә мөмкинлек туды; 3) әнинең пенсиясен туплауга; 4) торак шартларын яхшыртуга, мәсәлән: торак яки шәхси торак йорт сатып алуга (төзүгә); кредит яки займ өчен, шул исәптән ипотеканың беренчел кертемен түләргә; торакны сатып алу яки төзүгә; телгә алган кредит яки займнар, шул исәптән ипотека буенча төп бурычны яки процентларны түләүгә. Шуны белү мөһим, "Ана капиталы" чыганаклары күрсәтелгән кредит яки займнар буенча башкаруны кичектергән өчен пеня, комиссия, штрафларны түләүгә; долевой төзелештә катнашкан өчен, яисә, торак сатып алуга яки төзүгә түләүгә; торак, торак-төзелеш, торак тупланма кооперативында катнашучы буларак кертем ясауга; төзелеш, торак туплау кооперативларына; индивидуаль торак төзелеше объектларын подрядка алынган төзелеш оешмаларын җәлеп итү һәм подряд оешмаларын җәлеп итмәгән төзелешләргә түләүгә; сертификат иясе төзеткән индивидуаль торак төзелешен компенсацияләүгә тотыла алмый. Мошенниклар схемасы өчен "Ана капиталы"н торак шартларын яхшырту максатында файдалану отышлы, чөнки торак алу зур финанс кертемнәре салуны күздә тота, шулай ук торак алуның күптөрле ысуллары бар. "Ана капиталы"н акчага әйләндерүнең киң таралган формасы - артык бәядән торак алу, мондый очракта кагыйдә буларак, яшәргә ярамаган торак файдаланыла, ул өлешләргә бүленә һәм "Ана капиталы"на тәңгәлләштереп сатыла. Бу 29.12.2006 елгы №256-ФЗ Федераль законы нормаларына каршы килә һәм гаиләнең торак шартларын яхшыртмый. Сатып алу төгәлләнгәч, сатучы-риелтор акчаны үзенең хезмәт күрсәтү чыгымнарын алып калып, ата-аналарга кайтарып бирә.

Шик туа калса, суд хәл итә

Ата-ана һәм ул арасындагы торак йорт һәм җир участогы сатып алу килешүен, мәсәлән, законсыз дип тану һәм әлеге килешүгә РФ Гражданлык кодексының 167нче маддәсендә каралганча килешүнең дөрес булмавы нәтиҗәләрен куллану, әгәр дә барлык шартлар да, шул исәптән ата-ананың ирекле теләге, аларның килешү төзегәндә юридик хокуклары сакланган булса, мөмкин түгел. Бу очракта әлеге мәсьәләне суд хәл итә. Килешү шартларында ниндидер шикләр туа калса, гариза белән судка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай ук гариза белән прокуратурага мөрәҗәгать итәргә була.

26.12.2006 елдагы №256-ФЗ Федераль законның положениеләре буенча, "Ана капиталы" чыганакларын торак шартларын яхшыртуга юнәлтү законга каршы килмәүче теләсә-кайсы килешү, (төзелгән) торак бинаны сатып алучы (төзүче) оешманың, яисә, торак бинаны алучы физик затның, яисә, әлеге максатларга кредит килешүе (займ килешүе) буенча акча чыганаклары бирүче оешманың, шул исәптән кредит оешмасының күрсәтелгән чыганакларын күчерү юлы белән башкарылырга мөмкин. ФЗның шул ук маддәсе 3 өлеше, 1 пункты нигезендә, сертификат алучылар "Ана капиталы" чыганаклары белән торак шартларын яхшырту юнәлешендә тулысынча яки өлешчә куллана алалар. Тикшерү барышында билгеләнгән хәлләр, торак йортны һәм җир мәйданын сату-алу килешүенең максаты, нәкъ менә "Ана капиталы" чыганакларын сатучы исәбенә күчерү, ягъни "Ана (гаилә) капиталы"н акчалата әйләндерү булган. Шул ук вакытта торак бинаның характеры, аның начар хәлдә булуы һәм анда яшәү куркынычы, килешүне теркәү вакытында ук дәгъвалау законда күрсәтелгән максатта- торак шартларын яхшырту - тормышка ашырыла алмый.

№256-ФЗ Федераль законда бәян ителгәнчә, балалары булган гаиләләргә дәүләт тарафыннан өстәмә ярдәм чыганаклары федераль бюджеттан финанслана һәм закон таләпләренә каршы килә торган килешүләр ясар өчен нигез була алмый.

Моннан тыш, Җинаятләр Кодексының 3 бүлеге, 159 маддәсе нигезендә "Ана (гаилә) капиталы" акчасына торак йорт алу факты буенча җинаять эше кузгалтылырга мөмкин. РФ Гражданлык Кодексының 168 маддәсе таләпләре нигезендә, закон таләпләренә һәм башка хокук актларына каршы килә торган килешү, бик аз, әгәр закон расламаса, мондый килешү бәхәсле һәм, башка тәртип бозулар нәтиҗәләрен күздә тотмый. Мондый шартларда сатып-алу килешүе бәхәсле, РФ ГК 168-170 маддәләрендә каралганча гамәлдә булмый, килешүнең гамәлдә булмаган нәтиҗәләрен куллану РФ ГК 167 маддәсе нигезендә дөрес түгел. Шулай итеп, "Балалары булган гаиләләргә дәүләтнең өстәмә ярдәме турында" №256-ФЗ 29.12. 2007 елгы Федераль законның 3 бүлеге 7 маддәсендә күрсәтелгәнчә, максатлар уңышка ирешә алмый. Шулай ук "Ана капиталы" сертификаты авария хәлендәге һәм иске торакны сатып алу өчен дә кулланылырга тиеш түгел.

Редакциягә килгән хатка җавап

Редакциягә мөрәҗәгать иткән ананың хатында күрсәтелгән факт - "Ана капиталы" акчасын туганнардан икенче фамилия белән "сатып алу" схемасы да киң таралган. Әлеге килешү буенча теркәү үткәннән соң, акча сатучыга күчерелә, ә ул үз чиратында бу сумманы сертификат иясенә кайтара. Сатучыны бу очракта кат-кат кисәтсәләр дә, балаларга булган ышаныч кире эшен эшли, үз йортын "Ана капиталы"на саткан беркатлы ана урамда да калырга мөмкин. Әгәр дә түбәндәге таләпләр үтәлсә, мондый килешүне дәгъвалау шактый кыен:

  • торакны якын туганнардан - ана, ата, апа, абый, әбидән сатып алырга мөмкин, тик тормыш иптәшеңнән күчемсез милек алу тыела.
  • Мондый сатып алу ясаганда туганнар торактан чыгарыла.

- Гаилә күчемсез милекне гаиләнең барлык әгъзаларына уртак милек итеп теркәргә тиешләр.

  • Һәр кешенең өлеше гаилә әгъзаларының килешүе белән билгеләнә.

Билгеле, бу очракта сүз хәйләле, ясалма килешү турында бара. Ләкин күп очракта яшь гаиләнең башка торак алу мөмкинлеге дә юк, шунлыктан туганнар арасындагы мондый килешү реаль характер ала.

Сатучы, билгеле бер сәбәпләр аркасында үзен кыерсытылган итеп тоеп, йортын кире үзенә кайтарырга теләгән очракта, гариза язып судка мөрәҗәгать итә ала. Бу очракны бары тик суд кына карый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев