Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә - ана мәче каргышы

Ничә еллар күз алдыннан китми әнә шул өч төстәге сарылы-сорылы чуар мәче. Бүген дә йокысыннан манма суга батып, куркып уянды Гариф. Тын алырга куркып ятканнан соң, торып утырды. КӨЛЕМСӘР Куркырсың да, ничәнче мәртәбәләр әнә шулай тынгы бирми, күзләрен елтыратып, ыржаеп аның өстенә килә. Мәче генә димәссең, күргән саен зурая, усаллана,...

Ничә еллар күз алдыннан китми әнә шул өч төстәге сарылы-сорылы чуар мәче. Бүген дә йокысыннан манма суга батып, куркып уянды Гариф. Тын алырга куркып ятканнан соң, торып утырды.

КӨЛЕМСӘР

Куркырсың да, ничәнче мәртәбәләр әнә шулай тынгы бирми, күзләрен елтыратып, ыржаеп аның өстенә килә. Мәче генә димәссең, күргән саен зурая, усаллана, урман мәчесеннән бер дә ким түгел. Ялтыраган зур күзләрен аңа төбәп, ыржаеп өстенә сикерә генә дигәндә уянып өлгерә. Өлгерә шул. Сикерсен дә өзгәләп ташласын иде ул аны, юк шул, ташламый, өзгәләнсен, минем кебек җаны әрнесен, корган нигезен сагынып, саргаеп гомер кичерсен, ди бугай. Онытырга да ирек бирми, мәче генә үзе. Онытырсың бар, оныта алмый Гариф. Хатынының өзгәләнеп: "Акылыңа кил, ана мәче бит ул, балаларга тора. Рәнҗеше төшсә, ни хәлләр итәрбез", дип, юлына аркылы төшеп ялынганы ничә еллар колак төбендә яңгырый. "Ничекләр түзәрбез? Тимә мәчегә!" - үзәкне әнә шунысы өзә.

Ничекләр түзәсе? Шул дәрәҗәгә җитәргә дә кирәк, күрәчәк диген, хәзер үзе дә ышана алмый, геройланып хатынын селтәгәне бүгенгедәй күз алдында. Бакча ишеге янәшәсендәге утын яра торган бүкән кырыена барып төшеп, тынып калган хатынын күрмәде дә Гариф ул чакта. Аракы котырта, эчкә керсә сикертә, диләр шул. Ул да котырды. Кулына очраган аркан бавын алып, аякларын чалырга әзерләгән терлекнеке шикелле, икесен бергә бәйләп, ачыйгланып кычкырган мәчене канәгатьләнү хисе белән бүкәнгә салды. Балта гына кирәк иде, аласы да чабасы. Әнә шулай башын чабарга җыенган иде. Балтаны күтәреп өлгергәнче, мәченең үзәк өзгеч тавышына аңына килгән хатыны өлгеррәк булып чыкты, мәченең бер аягындагы бавын сүтеп, янәшәсендәге кар өеменә атты. Ир аның "Бар, яшисең килсә, кайтма бүтән, монда балалар үстерә алмассың, рәнҗемә", дип әйткәнен генә ишетте. Балтасын күтәргән көе тораташтай катып мәченең ал аяклары белән бауны сүткәнен, һәм өйдән чыгып киткәнен акаеп карап калды.

Исерек булса да хәтерли, өч мәртәбә борылып карады аңа корсагы бүлтәеп чыккан ана мәче. Сулык-сулык елаган хатынына карап, аңлаган кебек, өч мәртәбә кычкырды да юкка чыкты. Әллә рәхмәт әйтте, әллә саубуллашты. Белмәссең. Әнә шуннан кайтмады. Җан иясе диген. Барын да аңлаган. Баштарак Гариф өйдә юк чакта кайткалаган мәче, тик балаларын берәүгә дә күрсәтмәгән. Исән-сау калдымы икән алар, берәү дә белми. Шуннан соң күренмәде мәче. Менә шуннан башланды инде, мәче чыгып киткәннән бирле җан тынычлыгын югалтты Гариф, өйдән тынычлык китте. Хатыны авыруга сабышты, ә ул эчүдән туктый алмады. Ахыры әйтеп адәм ышанмаслык булып бетте. Аерылышып, өеннән чыгып китте ул. Нәрсә булганын да, ничек чыгып киткәнен дә ничә еллар аңлый алмый интегә. Ана мәче каргышы әнә шулай төште.

Кайтмады түгел, кайтты ул корган нигезенә, 3 тапкыр кайтты, нәкъ мәче үзенә карап өч тапкыр кычкырган кебек. Аннан юллар өзелде, кем өзде, аңлап кара, кайтам дип йөреп тә кайта алмады. Ниләр кичергәнен дә, ничекләр үкенгәнен дә үзе генә белә. Ә хатыны озак дәваланганнан соң, савыккан, диләр. Балалары да шифаханә юлын озак таптаганнар, хәзер сәламәтләр. Яңа тормыш башлаганнар дип ишетте. Күрәсең, мәче аларны аңлаган, рәнҗемәгән. Ә менә Гарифка нык рәнҗегән булгандыр, әле дә җанына тынычлык иңми. Көннәрен дә, төннәрен дә әнә шул ана мәче белән саташа. Үкенә, тик үткәнгә кайтып, иңрәп чыгып киткән мәчене өйгә кире кайтарып булмый. Сулык-сулык елаган хатыны да исләреннән чыкмый, бергә яшәмәсәләр дә рәхмәтле ул аңа, мәченең җанын кыярга ирек куймады. Әллә ниләр булып бетәр иде, ә монысы, бик авыр булса да, сәдакасы гына...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев