Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә арталармы, әллә кимиләрме

Районның ЗАГС җитәкчесе Гөлфия Рәхимовадан алган мәгълүматлар бик гыйбрәтле. Ел саен: "Инде быелдан башлап туучылар саны арта бугай", дигән өмет туа. Ә берничә айдан сүрелә... "Үлем-китем бик күп", - ди ЗАГС җитәкчесе дә. Быел июль аенда 13 бала туган, 22 кеше вафат булган. Шул ук вакытта 8 пар язылышкан, 1...

Районның ЗАГС җитәкчесе Гөлфия Рәхимовадан алган мәгълүматлар бик гыйбрәтле. Ел саен: "Инде быелдан башлап туучылар саны арта бугай", дигән өмет туа. Ә берничә айдан сүрелә... "Үлем-китем бик күп", - ди ЗАГС җитәкчесе дә. Быел июль аенда 13 бала туган, 22 кеше вафат булган. Шул ук вакытта 8 пар язылышкан, 1 пар таркалган. Узган елның июлендә дә 13 бала туып, 24 кеше үлгән. 4 пар язылышкан һәм аерылышучылар, гомумән, булмаган. Ел башыннан ук санасак та, мәгълүматлар күңелле түгел. 72 бала якты дөньяга аваз салып, 141 кешене җирләгәнбез. Былтыр ел башыннан туучылар 69 гына булган. Шул сәбәпледер инде, вафат булучылар да азрак - 134 кенә. Быел 1 гыйнвардан бүгенге көнгәчә 45 пар язылышкан, 12 пар таркалган. Ә былтыр шул ук чорда 43 пар язлышып, 13 пар аерылышкан. Гөлфия Рәхимова: "Куанычлы хәбәр дә бар - электрон гариза язучылар саны артты. Август аена интернет аша алган гаризалар саны 30ны узды инде", - диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев