Әтнә таңы

Әтнәдә “Ашыгыч ярдәм” кыерсытылмый

Тормыш алып бару авырлаштымы, хезмәт хаклары ризасызлык тудыра бүген. Әйтеп, сөйләшүнең нәтиҗәсен күрмәүчеләр урамнарга чыгарга мәҗбүр. Башкала үзәгенә Казан каласының "Ашыгыч ярдәм" күрсәтүчеләре үз хокукларын даулап чыкты. Хезмәт хакларының күрсәтелгәннән күпкә ким булуын да әйттеләр. "Ашыгыч ярдәм" булгач, кайда да бердер хәлләре дип, үзебезнең Әтнә фельдшерларының хәл-әхвәлләрен белештек. "Аллага шөкер,...

Тормыш алып бару авырлаштымы, хезмәт хаклары ризасызлык тудыра бүген. Әйтеп, сөйләшүнең нәтиҗәсен күрмәүчеләр урамнарга чыгарга мәҗбүр. Башкала үзәгенә Казан каласының "Ашыгыч ярдәм" күрсәтүчеләре үз хокукларын даулап чыкты. Хезмәт хакларының күрсәтелгәннән күпкә ким булуын да әйттеләр.
"Ашыгыч ярдәм" булгач, кайда да бердер хәлләре дип, үзебезнең Әтнә фельдшерларының хәл-әхвәлләрен белештек. "Аллага шөкер, бездә андый хәл дә, ризасызлык белдерүчеләр дә юк. Хезмәт хакы үзләренеке аерым килә, зарланырлык та түгел. Әтнә больницасында эшләүче башка шәфкать туташларыныкыннан артык та әле",- дип сөендерде больницаның баш табиб урынбасары Илнур Гомәров. "Ашыгыч ярдәм" күрсәтү фельдшерлары үзләре дә моны раслый. "Декабрь аена хезмәт хакы алдык", - диләр алар.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: