"Ашыгыч ярдәм" керә алмый
"Авыру белән кайткан машина больница ишек алдына керә алмый"- ди район үзәк больницасының баш табибы Азат Гарипов. Ничек инде, дип гаҗәпләнәсезме? Үзем дә иң элек шулай уйлап өлгердем. Аннан соң гына, больницага күренергә килгән кешеләрнең юл буе тезелеп киткән машиналары күз алдыма килде. "Юл буенда гына булса икән, больницага керә...
"Авыру белән кайткан машина больница ишек алдына керә алмый"- ди район үзәк больницасының баш табибы Азат Гарипов.
Ничек инде, дип гаҗәпләнәсезме? Үзем дә иң элек шулай уйлап өлгердем. Аннан соң гына, больницага күренергә килгән кешеләрнең юл буе тезелеп киткән машиналары күз алдыма килде. "Юл буенда гына булса икән, больницага керә торган капкаларның алдына кадәр килеп туктыйлар. "Ашыгыч ярдәм" машиналары авыру белән кайта, капка алдына куйган машинаның шоферын эзләргә, аның чыкканын көтәргә мәҗбүрләр. Авыр хәлдәге кешенең гомерен күп очракта минутлар хәл итә,- ди баш табиб. - Республика, район җитәкчелеге, сәламәтлек саклау министрлыгы халыкның сәламәтлеген ничек кайгыртканы күз алдыбызда. Соңгы елларда гына үзебезнең больницада да күп эшләнде. Ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлегенең ничек зурайтылганы, яңа төр җиһазлар белән баетылганын да беләсез. Тышкы ягы да күтәртелеп, авыруга ярдәм күрсәтә торган машиналар "Ашыгыч ярдәм" ишек төбенә кадәр килеп туктый торган иттек. Шлагбаум куйдык. Машина шоферлары пультка басып, аның белән үзләре идарә итәләр. Алай гына да түгел, безнең ярдәм күрсәтү машиналарына яңа төр күзәтү системасы урнаштырылган. Аларның һәркайсын РКБдан күзәтеп торалар, берсе дә арлы-бирле йөрергә, авыру белән кайтып капкадан керә алмыйча торырга тиеш түгелләр. Без тиз һәм сыйфатлы итеп эшләргә тиеш, тырышабыз. Тоткарлык булмасын дип тиешле оешмалар белән сөйләшеп, "Машиналар куймаска", дигән билге (знак) дә куйдырттык. Шоферлар белә, тиешле кагыйдә бозылса, 1500 сум күләмендә штраф салына. Башта кисәттек. Тыңламаучыларга полиция хезмәткәрләрен чакыртып, чара күрергә дә туры килде. Күрәсең, акчалары күптер инде. Моннан соң да шулай эшләргә мәҗбүрбез",- ди Азат Харис улы.
Тик әлегә кадәр халык белән аңлашып эшләгән табибның халыкны да кисәтәсе килә. Тыңлыйк. Авырган чакта болай да чыгым күп була. Керү юлына машиналар куймагыз! Район җитәкчелеге нәкъ менә шуны истә тотып юл кырыйларын киңәйтте дә инде.
"20дән артык кешегә штраф салдык инде. Машина йөртүчеләр билгеләргә игътибарлырак булсыннан иде",- ди ЮХИДИ инспекторы Фәнил Муллагалиев.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 май 2022 - 15:33Ветеринария хезмәте корбан сарыкларын Татарстанда сатып алырга киңәш итте «Республика халкын төрле төбәкләрдә терлекләрдә булган йогышлы авыру кертүдән саклыйсыбыз килә», - диде Габделхак Мотыйгуллин.7200
-
26 май 2022 - 14:081 сыйныф укучыларына сокланмый мөмкин түгел Бүген иртәдән нәни кунаклар "Әтнә туган якны өйрәнү музее"на килделәр.22900
-
26 май 2022 - 12:58Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирусның 142 яңа очрагы теркәлгән Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирус инфекциясенең 142 яңа очрагы теркәлгән – бу алдагы көн белән чагыштырганда бишкә азрак.7200
-
26 май 2022 - 11:18Хезмәт һәм социаль яклау министры индексациядән соң яшәү минимумы күләме турында сөйләде РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында индексациядән соң яшәү минимумы күләме турында хәбәр иттеләр.12800
-
26 май 2022 - 10:15Аклы татар сөлгесе – керсез җанның көзгесе Һәр милләт генә хас үзенчәлекләргә ия. Шуңа күрә аларның һәрберсе дөнья мәдәниятенә сизелерлек өлеш кертә, аны баета.6600
-
26 май 2022 - 09:20Чисталыкны яратабыз шул Һәр районның, һәр төбәкнең халык тарафыннан саклана торган, изгеләштерелгән урыны бар.8800
-
25 май 2022 - 19:03Блогер Альбина Фазлыеваның әнисеннән коймак рецепты Әлеге коймак башта газда, ә аннары әзер булганчы духовкада пешә.13600
-
25 май 2022 - 15:50Ләйлә Фазлыева: Әти-әниләр белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды Ата-аналар белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды.12000
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.59300
-
26 май 2022 - 16:35Булачак солдатлар
-
26 май 2022 - 09:25БТИ
-
23 май 2022 - 13:36"Килен төшә бүген авылга... "
-
14 май 2022 - 16:05Өч районнан – 25 % Язның тоткарлануы игенчелеккә генә түгел, терлекчелеккә дә сизелерлек тискәре йогынты ясый.33800
-
7 май 2022 - 15:20Районда язгы чәчү эшләре башланып китте Ниһаять, Татарстанда язгы чәчүне чын мәгънәсендә "гөрли" дип әйтергә мөмкин: республикада язгы чәчүгә керешмәгән районнар гомумән дә калмады.21400
-
26 май 2022 - 17:00Булачак солдатларБу көннәрдә мәктәпләрнең югары сыйныфларында һәм Тукай исемендәге Әтнә техникумында укучы егетләрнең хәрби хезмәткә әзерлеге уза.9000
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.59300
-
24 май 2022 - 12:00Әтнә мәктәбендә узган соңгы кыңгырау бәйрәменнән фотолар Бүген Олы Әтнә мәктәбендә соңгы кыңгырау бәйрәме булып узды.53000
-
25 май 2022 - 14:20Зөлфия апайны җиңүе белән котлыйбыз Бүген Казан шәһәре Ленин мәдәният йортында Татарстан Республикасы ветераннар арасында үзэшчән башкаручыларның "Балкыш" 7 нче республикакүләм фестиваленең гала-концерты узды.30404
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика