Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә һава торышы начарлана

7 нче октябрьдән алып 11енә кадәр Татарстанда һава шартларының начараюы көтелә. 8е көнне көнчыгыш районнарда көчле явым-төшем көтелә. Ул карлы-яңгыр яисә кар булырга мөмкин. Шулай ук күрү мөмкинлеген 1000 метрга кадәр калдыручы буран булырга мөмкин. Җил төньяк-көнбатыштан 15-20 м/с ка җитәчәк. 9 ы көнне 22 м/c ка җитүе дә көтелә....

7 нче октябрьдән алып 11енә кадәр Татарстанда һава шартларының начараюы көтелә. 8е көнне көнчыгыш районнарда көчле явым-төшем көтелә. Ул карлы-яңгыр яисә кар булырга мөмкин. Шулай ук күрү мөмкинлеген 1000 метрга кадәр калдыручы буран булырга мөмкин. Җил төньяк-көнбатыштан 15-20 м/с ка җитәчәк. 9 ы көнне 22 м/c ка җитүе дә көтелә. Карның озак эреми торуы шугалак тудырырга мөмкин, шуңа юлларда сак булсак иде.

Машина йөртүчеләргә дистанция сакларга, артык кирәк булмаса ерак юлларга чыкмаска, һава торышына яраклы тизлек сайларга киңәш ителә. Кышкы резинага күчү дә комачау итмәс.

Республика халкыннан ишек алларыннан, балконнардан беркетелмәгән предметларны алулары, тәрәзәләрне ныклап бикләүләре сорала. Көчле җил вакытында реклама стендлары, йорт кәрнизләреннән ераграк йөрегез, шулай ук агачларны да урап узыгыз. Кинәт кенә җилнең ураганлы ашкынулары башланса, ышык урынга качыгыз. Бу Сезне травмалар алудан саклап калыр. Үзегезне саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев