Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә Һава торышы начарлана

11, 12 гыйнвар көннәрендә һава торышы начарлана, дип кисәтә синоптиклар. 11гыйнвар көнне кар явуы, 12 гыйнварга каршы төндә урыны-урыны белән көчәюе һәм кар көртләре көтелә. Кар яуганда күз күреме 500 метрдан да кимрәк булырга мөмкин. Җилнең тизлеге 15-20 м/с, 11-12 гыйнварда урыны-урыны белән 25м/с ка җитәргә мөмкин. Республиканың Гадәттән тыш...

11, 12 гыйнвар көннәрендә һава торышы начарлана, дип кисәтә синоптиклар. 11гыйнвар көнне кар явуы, 12 гыйнварга каршы төндә урыны-урыны белән көчәюе һәм кар көртләре көтелә. Кар яуганда күз күреме 500 метрдан да кимрәк булырга мөмкин. Җилнең тизлеге 15-20 м/с, 11-12 гыйнварда урыны-урыны белән 25м/с ка җитәргә мөмкин. Республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сак булырга чакыра. Бигрәктә юлга машина белән чыгучыларга игътибарлы булу кирәк. Машинагызның тормозларын тикшереп алсагыз зыян итмәс, юлда тизлекне киметеп, ике араны арттыру кирәклегенә дә басым ясала. Балык тотарга бармаска, шәһәр читенә чыкмаска киңәш ителә.Җәяүлеләргә дә урам аша чыкканда сак булырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев