Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә авыл халкы шәфкатьле

Һәр елны 1 нче декабрьдән 10 декабрьгә кадәрге ункөнлек Халыкара инвалидлар декадасы буларак билгеләп үтелә. Тумыштан гарип булып, дөньяның, балачакның рәхәтен күрми үскән балалар, һәлакәткә дучар булып, яшьнәп яшәр чакта урын өстендә, инвалид коляскасына беркетелгән язмышлар... "Ачның хәлен тук белми" дигәндәй, гарип кешенең җан сыкрануын сәламәт кеше ишетеп, аңлап җиткерми...

Һәр елны 1 нче декабрьдән 10 декабрьгә кадәрге ункөнлек Халыкара инвалидлар декадасы буларак билгеләп үтелә. Тумыштан гарип булып, дөньяның, балачакның рәхәтен күрми үскән балалар, һәлакәткә дучар булып, яшьнәп яшәр чакта урын өстендә, инвалид коляскасына беркетелгән язмышлар...

"Ачның хәлен тук белми" дигәндәй, гарип кешенең җан сыкрануын сәламәт кеше ишетеп, аңлап җиткерми дә кебек... Кыйммәтле даруларга, катлаулы дәвалану чараларына һәм, иң мөһиме, безнең җылы карашка, таянычыбызга мохтаҗ кешеләр, балалар барлыгын онытмасак иде... Хәлләрен аңларга, күңел авазларын ишетергә тырышсак иде...

Безнең авылда 4 гаилә тумыштан инвалид булып туган балалар тәрбиялиләр. Авыру бала караган ата - ананың күпме күз яшьләре түгелгәнен, йокысыз төннәрен кем санаган...? Аларның рухи көчләренә сокланырлык... Без дә Ары авылы халкы белән, кулыбыздан килгәнчә, бу балаларга кечкенә генә булса да, ярдәм итү йөзеннән, кибеткә куелган "Шәфкатьле бул" тартмасына " җыелган акчага пакет тутырып, һәр баланың өенә бардык. Бүген без аларның әз генә булса да, күңелләрен юата алган булсак иде... Сатучы кызларыбыз Валя белән Алсуның да өлешләре зур. Бу изге эшкә кулыннан килгәнчә ярдәм иткән барлык кешегә үземнең чиксез, олы рәхмәтемне җиткерәм...

Күрмәгәннәргә күрсәтмәсен, күргәннәргә күркәм сабырлык бирсен иде...

Раилә КАДИМОВА,

Ары авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев