Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәгә профессор Ли килде

Безнең терлекчелек көн дә уңай яңалык белән сөендерә.

Әле мастит һәм тояк авыруларына каршы көрәш темасына багышланган практик семинар үз эшен дәвам итә. Шул ук вакытта терлек азыгына багышланганы да узды.
Авыл хуҗалыгы буенча профессор Виталий Ли шушы темага багышлап хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре өчен Габдулла Тукай исемендәге техникумның китапханәсендә махсус укулар үткәрде. "Дөресрәге, искә төшерү бу. Чөнки бу темага укулар узган иде инде", - диделәр.
Профессор үз сүзен:
- Терлек азыгы - иң мөһим факторларның берсе, - дип башлады.
Чынлап еласаң сукыр күздән дә яшь чыга дигәндәй, яхшылап тыңласаң, профессор сөйләгәннәрдән бик күп кирәкле хәбәрләр алырга мөмкин. Әйтик, сөт кимүнең кайбер сәбәпләрен ассызыклап үтте.
- Татарстан хуҗалыкларында торакларның күбесендә кирпеч сайгаклар. Ә бу мастит барлыкка килүгә китерә... Торакта дымлылык та бик югары. Бу да терлеккә тискәре йогынты ясый. Ә салкын терлек өчен алай ук куркыныч түгел. - 2-18 градускача терлек үзен яхшы хис итә... Туклану технологиясен төгәл үтәү мөһим. Беренче чиратта, азыкның сыйфатына игътибар итегез, - диде ул.
Бу уңайдан азыкның класслыгына бәйле рәвештә сөт күләме динамикасын тәкъдим итте. Әйтик, I класслы азык ашаган сыер 50 литр сөт бирә дип санасак, II класслы азык кулланучы сыердан 36 литр, ә III класслы азык ашаган сыердан нибары 24-26 литр гына сөт савып алырга була. "Шуңа күрә үләнне бер атнага да соңармыйча, чәчәк атканчы чабып алырга кирәк", - дип саный.
Аның сүзләренчә тагын бер мөһим элемент - бездә сенаж, силосны таптау җитми. Массаны 20-30 сантиметр калынлыктан да арттырмыйча җәеп, тыгызлап таптау мөһим. Аз гына һава керсә дә, ул бозыла. Шунда ук массаны тигез итеп таптата торган агрегатны да күрсәтеп узды.
Уку шул рухта дәвам итте. Уңай нәтиҗәсен күрергә язсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: терлекчелек