Өтнөдө авыл җирлеге яңара
Күәм авыл җирлеге бинасында капиталь төзелеш бара. 1975 нче елда ачылган, кирпеч белән тышланган бинаның әлегә кадәр юньле-рәтле ремонт күргәне юк иде.
Без үскәндә төзелгән бу биналар үзебез белән бергә картаялар, дип карап йөри идек. Заманында халыкны сөендереп бер-бер артлы үсеп чыкты алар, клубы, мәктәбе... Аннан соң да байтак гомер узган, халыкка хезмәт итеп, күпме шатлык бүләк иткән биналар да искерде. Бөтенесе берьюлы сафтан чыгарлар иде, ярый әле, Аллага шөкер, аларга ярдәмгә, яңартырга ТР Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның максатчан программалары барлыкка килде. Авыл кешесенә, җитәкчеләренә чынлап та зур ярдәм булды алар. Авыл җирлегендә генә дә бу уңайдан байтак төзелешләр башкарылды: Күәмдә - клуб, табиб амбулаториясе, Әйшиязда клуб, ФАП ачылды; берничә ел элек Күәм мәктәбе төзекләндерелде, "Чиста су" программасы казылып, хуҗалыкларга кереп бетте, азрак көйләнәсе җирләре генә бар. Моңа өстәп бүгенге көндә Күәм авыл җирлегенең үз бинасы төзекләндерелә, чиратта - Күәм балалар бакчасы, эшләрен төгәлләгәч шушы егетләр үк эшләмәсләрме дип торалар.
- Ике атналап эшлибез, 14 гыйнварда эш башлаган идек, инде төгәлләп киләбез. Күп булса өч көнлек эш калып бара. Бинаны сайдинг белән тышлыйбыз, - ди Күәм авыл җирлеген төзекләндерүче егетләрнең бригадиры Эльвир Рамазанов. Бәрәскә мәктәбендә дә эшләгәннәр икән. "Ашарга үзебез белән алып киләбез, безгә дип бер бүлмә бирделәр, анысы уңайлы булды, киемнәрне алыштырырга да, ашап алырга да. Иртәнге сәгать 7 гә киләбез, кичке 5кә кадәр эшлибез", - диләр үзләрен "Өч Алмаз да бер Эльвир" дип таныштырган егетләр. Шулай туры килгән, Алмаз Науметов, Алмаз Йосыпов, Алмаз Музитов (рәсемдә) бергә эшлиләр. "Болар универсаль, бик тәртипле егетләр булып чыктылар, нәрсәгә тотынсалар шуны башкаралар, эшкә өзеклек кертмиләр. Азрак тоткарлык тудыра торган җирләр дә булды, югалып калмадылар" - дип бәяли авыл җирлеге башлыгы Реваль Гатауллин. "Эш булгач, төрлесен күрәсен, төрлечә эшлисең, болай бездән соң безне уңай яктан искә алсыннар, дип тырышабыз", - ди Эльвир.
Әлеге Күәм авыл җирлеге бинасы, гомумән, республика программасы нигезендә яңартылды. "Түбәсе алыштырылды, шпаклевка, штукатурка, ишекләр, тәрәзәләр пластикка әйләндерелде. Былтыр яңа елдан соң эчке яклары төзекләндерелеп, икенче катта авыл җирлеге биналары, табиб амбулаториясе, беренче катта полиция бүлмәсе, участковый йорты, почта... бүлмәләре...", - дип, эшләнгәннәрне саный җирлек башлыгы. Игелеген дә күрергә насыйп булсын.
Бүгенге көндә авылның дүрт урамын җәй көне төзекләндерү өчен проект эшләнә.
Коммуна, Ленин, Муса Җәлил һәм әйләнгеч урамга ШПС җәеләчәк. 8 урынга торба куелып, 1 күпер дә яңартылачак, Алла боерса.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев