Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә авыл җирлекләре арасында КВН уеннары кызганнан кыза бара (фотоларда)

Әтнәдә авыл җирлекләре арасында КВН уеннары гөрли. Узган атнаны дүрт авыл җирлеге КВН уйнаса, бу атнада Кышлау мәдәният йортында кабат дүрт авыл җирлеге сәхнәгә "хуҗа" булдылар. КВН уеннарының разминка өлеше менә мондыерак сорау белән башлана. "Гомер узган, күлмәк тузган" калганын командалар дәвам итә. Шул сорау-җаваплар барышында "Ник КВН тузмаган?" дигән...

Әтнәдә авыл җирлекләре арасында КВН уеннары гөрли. Узган атнаны дүрт авыл җирлеге КВН уйнаса, бу атнада Кышлау мәдәният йортында кабат дүрт авыл җирлеге сәхнәгә "хуҗа" булдылар.

КВН уеннарының разминка өлеше менә мондыерак сорау белән башлана. "Гомер узган, күлмәк тузган" калганын командалар дәвам итә. Шул сорау-җаваплар барышында "Ник КВН тузмаган?" дигән дә сорау яңгыраган иде. Җаваплар төрле булды. Ә мин "Мондый командалар булганда КВН уены тиз генә тузмый әле", диясем килә. Комыргуҗа, Сәрдә, Түбән Бәрәскә, Кышлау авыл җирлеге активлары матур уеннар күрсәттеләр. Залда утырган тамашачылар да алар белән бергә уйнадылар. Кул чабып, елмаеп кына калмадылар тамашачылар квнчылар белән бергә "уйнадылар", гәп кордылар. Дөрестән дә, КВН уеннары кызганнан-кыза бара, дисәк һич арттыру булмастыр мөгаен. "Шахтер позитивлары" (Комыргуҗа), "Туксан тугызлылар", (Бәрәскә), "Сәрдә бураннары", (Сәрдә), "Кызган табалар"ны (Кышлау) сәрдәләр әйтмешли, җырладылар, биедеделәр, бураннар уйнаттылар сәхнәдә. Сәрдә авыл җирлеге башлыгы Рәшит Хөснетдинов әнә сәхнәгә үзе үк чыккан. Молодец.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев