Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә авыл урамнарын чистарталар

Кичә генә яхшы ук буран булды. Авыл читендә яшәүчеләрне кар хәйран күмде. Урамнар ны күмгәндер инде, дигән уй да мизгел эчендә үткәндер. Шәһәрара юллар өчен дә борчылып куйгансыздыр. Чистарталар икән. Олы Әтнә авылы эчендә коммуналь хуҗалык җитәкчесе әйткән ике трактор йөреп, карны эттереп тора. Бар урамнарга да иртүк барып җитә...

Кичә генә яхшы ук буран булды. Авыл читендә яшәүчеләрне кар хәйран күмде. Урамнар ны күмгәндер инде, дигән уй да мизгел эчендә үткәндер. Шәһәрара юллар өчен дә борчылып куйгансыздыр.

Чистарталар икән. Олы Әтнә авылы эчендә коммуналь хуҗалык җитәкчесе әйткән ике трактор йөреп, карны эттереп тора. Бар урамнарга да иртүк барып җитә алмаганнардыр, тик байтак урамнар кардан чистартылды инде. Авыл арасындагы юлларны да чистартуда проблема юк. "Татавтодор"ның Әтнә участогы техникалары юлларны чистартып торалар. Район авылларында да хәлдән килгәнчә хуҗалык тракторлары чыгарылган урамнарны кардан чистартырга.

Безгә шундый мәгълүмат бирәләр, ә сездә ничек?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев