Әтнә таңы

Әтнәдә авыр хәллеләрне тикшерделәр

Сабый язмышына - бармак аша Күптән түгел генә Актаныш районында булган янгын тулы бер гаиләнең үлеменә китерде. Әти- әниләренең исерткеч эчемлекләр белән дус булуы , балаларының язмышына бармак аша каравы үзләренең генә түгел, өч сабыйның да үлеменә сәбәпче булды. Бәла агач башыннан түгел, адәм башыннан йөри, ди безнең халык. Аллам...

Сабый язмышына - бармак аша

Күптән түгел генә Актаныш районында булган янгын тулы бер гаиләнең үлеменә китерде. Әти- әниләренең исерткеч эчемлекләр белән дус булуы , балаларының язмышына бармак аша каравы үзләренең генә түгел, өч сабыйның да үлеменә сәбәпче булды.

Бәла агач башыннан түгел, адәм башыннан йөри, ди безнең халык. Аллам Сакласын, хатадан беребез дә хали түгел. Дөнья булгач төрле хәлләр була. Кемнәрдер үз гаебен танып, үзгәрергә тырыша, тормышын балалар хакына яңабаштан башлый. Шул ук вакытта газиз сабыйларының язмышы белән уйнап, үз-үзен кулга ала алмыйча, начар гадәтләрдән арынмый, дөньясына төкереп яшәүчеләр дә юк түгел. Боларына диңгез тубыктан. Алда әйтелгән аяныч хәлләр килеп чыкмасын өчен, мондыйлар һәрвакытта эчке эшләр бүлеге, янгын күзәтчелеге һәм социаль хезмәткәрләрнең күз уңында. Бу юлы да, район эчке эшләр бүлекчәсенең участок инспекторлары башлыгы Фәнис Низамиев, "Изгелек" социаль үзәге белгече Айгөл Баһавиева, янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән инспекторы Фиргать Мөхәммәтҗанов белән бергәләп әнә шундый гаиләләрнең тормыш- яшәешен карап, тиешле киңәшләрне биреп кайту өчен, юлга чыктык.

Авыр хәлле гаиләләрнең күбесендә өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләнә. Кагыйдә буларак, мондыйлар иске йортларда яши. Күбесенә газ да кертелмәгән. Өйне мичкә ягып җылытуны тарих итеп кенә искә алсак та, кызганычка каршы, андыйлар да бар әле. Ут чыбыкларының иске булуы да күп очракта янгынга китереп җиткерүе турында беләбез. Ә иң куркынычы, әтиләрнең генә түгел, алар янына әни исемен йөртүчеләрнең дә утырып тәмәке тартуы. Мич арасында өелгән чүп-чар үзе янгынга сәбәп булса, әлеге чүп арасында аракы шешәләренең күплеге сабыйлар тормышы өчен борчуга сала. Бер гаепсез бала гомере әти-әнисе өчен бернәрсәгә дә тормаган нинди заман соң бу?!

Реклама

Әлеге гаиләләрнең тормыш-көнкүреше белән танышканнан соң, ул сабыйларны күргәннән соң, үз тормышыңа куанып куясың, Аллаһы Тәгаләгә шөкер итәсең. Яшәүнең ниндие генә юк. Җырдагыча, үзләренең кеше икәнлеген дә белми китеп баручылар да бар шул арада.

Йорт хуҗаларының күбесенә кисәтү ясалды, махсус күрсәтмәләр бирелеп, куллар куйдырылды. Вакытында аңлап, хаталарны төзәтсәләр, бик әйбәт булыр иде, билгеле. Авылдашларына да, күршеләренә дә түгел. Нәкъ менә үзләренә. Яңадан үкенмәс өчен... Барысы да үзебездән генә тора бит.


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: