Әтнәдә авыруларны тагын эвакуацияләделәр
Пәнҗешәмбе көнне район больницасы ишегалдына чыгарылган авыруларны күрүчеләр бер мәлгә аптырап та калганнардыр. Җитмәсә көне суык. Сүрия МИНГАТИНА Без шулай уйлыйбыз, тик менә террористлар көне суык, дип тормыйлар, үзләренең кыңгыр эшләрен эшләп торалар. Бөтен Рәсәйне шаулаткан кан-коюлардан барыбыз да хәбәрдар. Алар бездә булмас, дип бүген берәү дә ышанып әйтә алмый....
Пәнҗешәмбе көнне район больницасы ишегалдына чыгарылган авыруларны күрүчеләр бер мәлгә аптырап та калганнардыр. Җитмәсә көне суык.
Сүрия МИНГАТИНА
Без шулай уйлыйбыз, тик менә террористлар көне суык, дип тормыйлар, үзләренең кыңгыр эшләрен эшләп торалар. Бөтен Рәсәйне шаулаткан кан-коюлардан барыбыз да хәбәрдар. Алар бездә булмас, дип бүген берәү дә ышанып әйтә алмый. Шуңа күрә саклану саклану чаралары күрелә. "Әлеге өйрәнү дә ике максатны бер итеп уздырыла. Террористлар, экстремистлар зыян салганда, һәм, гомумән, янгын чыккан вакытта больницада ятучыларны, авыр хәлдәге авыруларны ничек чыгаралар, көтелмәгән очракта сәламәтлек саклау хезмәткәрләре янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтиләрме, тиешле вакыт эчендә авыруларны чыгарып бетерә алалармы, кагыйдаләрне беләләрме, башка тармак белгечләре- электр, газ хезмәте күрсәтү, полиция хезмәткәрләре үзләренә тиешле хезмәтләрне башкара беләләрме, менә шундый таләпләрнең үтәлешен тикшердек", - ди Әтнә янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Илнур Гиндуллин. -Тикшерү генә булса да, шүрләтте азрак, - диләр биредә дәваланучылар. Аңлап була, больница эченә зур янгын сүндерү машинасы белән бергә башка машиналар кереп тулсын әле. Әле ярый өйрәнү генә. "28 май көнне мондый өйрәнү узган иде бездә. Ул чакта көннәр җылы булгач, мәшәкате азрак булды. Кышкысы билгеле инде читенрәк, мәшәкате дә җитәрлек. Шулай да, өлгердек, вакытка сыештык, таләпләр вакытында үтәлде. Башка хезмәтләр дә бик тиз килеп җиттеләр. Авыруларга курыкмасыннар өчен аңлатырга туры килде, башка хәвеф-хәтәр килмәсен, чынын күрергә туры килмәсен", - ди больницаның баш табибы Азат Харис улы Гарипов. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, бар җирдә дә мондый тикшерүләр бер вакытта үткәрелмәс, шуңа күрә игътибарлы булыйк, янәшәбездә кемнәр яши, тирә-якта, кеше күп йөргән урыннарда пакет, тартмалар тормыймы? Шикләнерлек сәбәпләр күренмиме, күренә калса, район полиция бүлегенә хәбәр итегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев