Әтнә таңы

Әтнә районы

Җәмгыять

Әтнәдә – “Ай булмаса, йолдыз бар”

Хәбәр иткән идек инде, Әтнә дәүләт драма театры артистлары Туфан Миңнуллинның шул әсәре буенча яңа спектакль әзерлиләр. 11 октябрь көнне әлеге спектакльне Г.Камал театры бинасында әтнәләрдән алда Казан тамашачысы караячак, белгечләр бәя бирәчәк. Сүрия МИНГАТИНА Шунысын да әйтик, Туфан аганың 80 еллыгына багышланган декада кысаларында яңа премьера белән чыгыш ясаячак...

Хәбәр иткән идек инде, Әтнә дәүләт драма театры артистлары Туфан Миңнуллинның шул әсәре буенча яңа спектакль әзерлиләр. 11 октябрь көнне әлеге спектакльне Г.Камал театры бинасында әтнәләрдән алда Казан тамашачысы караячак, белгечләр бәя бирәчәк.

Сүрия МИНГАТИНА

Шунысын да әйтик, Туфан аганың 80 еллыгына багышланган декада кысаларында яңа премьера белән чыгыш ясаячак бердәнбер театр да безнеке. Калган театрлар декадага куелган спектакльләре белән катнашачаклар. Сайланган әсәр дә сәхнәдә уйнау өчен катлаулы, заманында әлеге спектакльне Уфа, Кәрим Тинчурин, Әлмәт театры артистлары уйнаганы мәгълүм. Төп рольне уйнаган Дамирә Кузаева дәүләт бүләгенә дә лаек булган иде. Соңгы елларда зур сәхнәдә бик куелганы да юк дип беләм. Менә шушы спектакльгә безнекеләр, Әтнә театры артистлары алынган һәм гадәттәгечә вакыйгаларны үзләренчә күреп, яңа төсмер өстәгәннәр, әйтергә кирәк монысы да театрның режиссеры Рамил Фазлыевның табышы, артистларыбызның уңышы. Чәршәмбе көнне артистларның уйнавын караган бер төркем - Гомәр ага Мәрдәнов, Таһир Фәйзрахманов, район советы рәисе урынбасары Айрат Каюмов, Альберт Шакиров, театр хезмәткәрләре бу алымны, спектакльне әнә шулай дип бәяләделәр. Җитди сынау алдыннан бергәләп, һәркемнең бәясен тыңлап фикер алышу да булды бу.

Спектакльнең үзенә килгәндә, тыныч кына карап булмый, калтырата, өшетә, елата. Мәдинәне елату да - авторның төп максаты. «Әгәр мин еламасам...»- әнә шулай карыша Мәдинә-Зөһрә. Автор-Марат белән ике арадагы бәхәс-ярыш төп игътибарны ала. Сынау озак дәвам итә. Әллә автор сыный, әллә язмыш... Фәлсәфә бик көчле. Мәхәббәт тарихы гына да, бер Мәдинә Сафинаның (Зөһрә Хөсәенова) язмышы гына да түгел әсәрдә. Безнең яшәеш : әни барын белмәгән балаларның мал бүлешүе дә, әхлаксызлык та , кеше бәхетен күпсенү дә, шәхеснең, хатын-кызның ныклыгы да, ирләрнең көчсезлеге дә чагыла спектакльдә. "Яхшылыкның кадере юк", "Расходланыргамы?", "Әнисен күмәргә кайтмаган", "Хатын-кызның нигезе була димени ул", "Кызык кеше син, энең сволочь, киявең ишәк...", "Әни салкын булды, әти өшеп үлде" кебек сөйләмнәр каз тәннәре чыгара.

Туфан аганың әйтергә теләгән фикерләрен артистларыбыз, Аллага шөкер, җиткерә алалар. Зөһрә Хөсәенова, Фирдания Хәйруллина, Рәмис Галиев, Рәзинә, Зәринә Заһидуллина, Марат Хәбибуллин, Гүзәл Гафарова, Айгөл Гыйрфанова, Зиннур Хадиевның сәхнәдә оста уйнаулары, берсен алып икенчесен куя торган түгел, искиткеч, сәхнә бизәлеше, музыка, төрле дәрәҗәдәге утлар, төтен, шәмнәр спектакльне бербөтен итә. Алдан барын сөйләп бетерәсе килми, сурәтләп кенә ачып та биреп бетерерлек түгел, Гомәр абый Мәрдәнов әйткәнчә, "Бик көчле спектакль булган ...".

Казан тамашачысы да, безнекеләр дә бәяләр дип ышанасы килә. Үзегез карап тагын бер кат ышанырсыз, кульяулык алып килегез. Елап кына да утырмассыз. Көлә торган урыннары да бар. Әсәрнең героинясы Мәдинә әйткәнчә, «Тормыш тоташ бәхетсезлектән генә тормый ул". Кыскасы, шәп булачак, тәрбияви роле бик зур. Театрның директоры Линур Зәйнуллин искәрткәнчә, 18+ икәнен дә онытмагыз! Андый урыннары да бар...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев