Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә айлык дәвам итә

Әтнә районында сентябрь ае район хакимияте башлыгы боерыгы нигезендә «Экстремизмга - юк!» айлыгы дип игълан ителде.

Бу айлык кысаларында районда күп төрле чаралар үткәрелә. Мәктәпләрдә махсус дәресләр үтә, дин әһелләре, полиция һэм миграция хезмәткәрләре белән очрашулар оештырыла. Укучылар «Терроризм һәм экстремизм җәмгыятькә куркыныч тудыра» дигән темага стендгазеталар чыгаралар.

"Гадэттэн тыш хәлләр килеп туганда үзеңне ничек тотарга, кая мөрәҗәгать итәргә" кебек сорауларга җаваплар алына. Мәдәният йортларында күп төрле милләтләрнең дус, тату яшәуләрен чагылдырган чаралар әзерләнә. Китапханәләрдә күргәзмәләр оештырыла. Бу мәсъәләдә төп жаваплылык мәгариф, мәдәният, полиция хезмәткәрләренә һәм авыл җирлеге башлыкларына йөкләнә", - дип хәбәр итә районның террорчылыкка каршы комиссиясе сәркатибе Лилия Фатхуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев